Эчтәлек

Гомер еллары: ? – 575.

552 елда Төрки каганлыкта хакимиятне үз кулына ала.

558 елда Идел-Урал төбәгендәге далалы җирләрне яулый. 563 елда Иран шаһы Хөсрәү I белән берлектә эфталитларны (ак һуннарны) җиңә һәм Урта Азияне басып ала.

571 елда Иранга каршы Византия белән килешү төзи, Төньяк Кавказдагы болгар, алан һ.б. кабиләләрне үзенә буйсындыра.

Әдәбият   

Гумилев Л.Н. Древние тюрки. М., 1993.

Автор — И.Л.Измайлов