2005 елда Казан педагогия университеты, Татар гуманитар институты, Татар-Америка региональ институтының педагогик коллективларын һәм студентларын берләштерү юлы белән булдырыла.

Аның составында — табигыять-география, физика, математика, тарих, музыка, рус филологиясе, татар филологиясе, чит телләр, юриспруденция, сынлы сәнгать һәм дизайн, физкультура, социаль-икътисад (дөнья икътисады һәм милли икътисад, маркетинг, дәүләти һәм муниципаль идарә, коммерция, менеджмент, туризм буенча белгечләр әзерли) факультетлары; Педагогика һәм психология институты (башлангыч мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү укытучыларын, психологлар, логопедлар әзерли).

2009/10 уку елында укыту 42 белгечлек буенча алып барыла. Көндезге бүлектә — 8100, читтән торып уку бүлегендә 4700 студент укый. 68 кафедрада 798 укытучы, шул исәптән 76 фән докторы, 400 фән кандидаты эшли.

2005 елдан гуманитар һәм педагогик тикшеренүләр фәнни-тикшеренү институты, ул региональ социаль-икътисади тикшеренүләр (территориаль социаль-икътисади анализ һәм фаразлау, Евразия этноархеологик һәм социологик-табигый тикшеренүләр секторлары белән), идарә итү, үсә торган организмның җайлашу проблемаларын, фәнни-мәгариф мәгълүмат ресурсларын һ.б.ны өйрәнү үзәкләрен үз эченә ала. 2009 елда Мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм һөнәри яктан яңадан әзерләү институты ачыла. 2010 елда фәнни-тикшеренү институтында һәм кафедраларда 400 дән артык аспирант укый.

Ректорлары: Җ.Г.Нигъмәтов (2005–2008), Р.Р.Җамалетдинов (2008–2011).