- РУС
- ТАТ
Россиядә иң өлкән драма театрларыннан берсе, рус драма сәнгате тарихында мөһим урын алып тора.
Рус провинцаль театры сәхнәсендә революцион-романтик һәм реалистик юнәлешләр урнашуга булышлык итә.
Казан университеты белән беррәттән төбәк территориясендәге иҗтимагый хәрәкәттә демократик тенденцияләрнең формалашуына, җәмгыятьнең мәдәни үсешенә зур өлеш кертә.
1791 елдан эшли башлый. Император театрлары дирекциясе рөхсәте белән Казан губернаторы кенәз С.М.Баратаев тарафыннан оештырыла.
Труппаның беренче сәнгать җитәкчесе — актер В.Р.Бобровский.
1802–1919 елларда шәһәр хакимияте күзәтүе астында хосусый антреприза сыйфатында яшәп килә, 1919 елдан — дәүләт театры (Совет Зур театры, Зур драма театры, 1996 елдан хәзерге исемдә).
1924–1929 елларда — А.В.Луначарский, 1948 елдан В.И.Качалов исемендә.
1919 елгы янгынга кадәр Театр мәйданындагы (хәзер Ирек мәйданы) үз бинасында урнашкан була, 1919 елдан — Зур Проломный (хәзер Бауман) урамындагы элекке Г.А.Розернберг Зур театры бинасында (исеме шуннан килә).
Казан Зур драма театры эшли башлаган елларыннан ук алдынгы карашлы, демократик рухлы рус интеллигенциясе идеяләре йогынтысында формалаша.
Театрның антрепренерлары, актерлары тамашачыны рухи яктан баетуга, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын көнүзәк әһәмиятле проблемаларга юнәлдергән югары сәнгати репертуар булдырырга тырышалар; реалистик башкару манерасын алга сөрәләр. Аның сәхнәсендә А.П.Сумароков, В.А.Озеров, Д.И.Фонвизин, Я.Б.Княжнин пьесалары куела.
Театрның репертуарына, беренчеләрдән булып (1836 елда), А.С.Грибоедовның «Акыллылык бәласе» («Горе от ума» — спектакльдә катнашучылар арасында яшь башкаручы П.М.Садовский да була), Н.В.Гогольнең «Ревизор» (сәхнәгә куючы — М.С.Щепкин) пьесалары кертелә.
А.Н.Островский, А.Ф.Писемский, А.В.Сухово-Кобылин, А.К.Толстой, И.С.Тургенев, Ф.М.Достоевский, Л.Н.Толстой, А.П.Чехов әсәрләре театрның яшәү дәверендә аның сәхнәсеннән төшми уйнала.
Театр шулай ук, беренчеләрдән булып, М.Горький («Фома Гордеев», 1902), В.В.Маяковский («Мистерия-буфф», 1923), П.С.Романов («Җир тетрәү» — «Землетрясение», 1924), Б.С.Ромашов («Кабарып пешкән бәлеш» — «Воздушный пирог», 1925; «Криворыльскның бетүе» — «Конец Криворыльска», 1926), М.А.Булгаков («Зойка фатиры» — «Зойкина квартира», 1927) әсәрләренә дә мөрәҗәгать итә.
Аның репертуарында дөнья классикасы әсәрләре дә шактый гына урынны алып тора: У.Шекспир, Ж.Б.Мольер, Ф.Шиллер, К.Гуцков, К.Гольдони, Г.Лессинг, Лопе де Вега, П.Кальдерон, П.Бомарше, Г.Ибсен, Г.Гауптман, Э.Ростан пьесалары.
XIX йөздә – XX йөзнең 1 нче яртысында яшәп иҗат иткән күренекле рус актерларының барысы да диярлек Казан театры сәхнәсендә эшләп ала: П.С.Мочалов, А.Е.Мартынов, Н.К.Милославский, М.Т.Иванов-Козельский, Ф.П.Горев, Н.Х.Рыбаков, П.В.Самойлов, П.М.Свободин, А.Н.Каширин, И.М.Шувалов, Н.А.Никулина, Г.Н.Федотова, В.Ф.Комиссаржевская, М.В.Дальский, И.Н.Певцов, И.А.Слонов, В.С.Зотов.
Санкт-Петербургтагы Александра исемендәге һәм Мәскәүдәге Кече театрлар сәхнәләрендә уйнаган күп кенә мәшһүр артистлар чыгышлары белән Казаннан була: М.А.Решимов, А.А.Рассказов, А.И.Стрелкова, Х.И.Таланова, В.И.Виноградов, В.А.Макшеев, В.Н.Давыдов, К.А.Варламов, М.Г.Савина, П.А.Стрепетова, М.И.Писарев, А.П.Ленский.
Мәскәү Художество театрына В.И.Качалов белән Н.Н.Литовцева чакыртып алына.
Казанда Н.Н.Синельников, И.А.Ростовцев, Н.Н.Соловцов, А.И.Каниннарның режиссерлык һәм антрепренерлык эшчәнлеге башлана.
Биредә Ю.М.Юрьев беренче тапкыр Чацкий һәм Хлестаков рольләрен башкара, Казан М.М.Тарханов, Е.О.Любимов-Ланской, Н.И.Собольщиков-Самариннарның иҗат юлларында да мөһим этап булып тора.
Рус актерларлары һәм антрепренерлары арасында мәшһүрләрдән саналган П.М.Медведев 15 ел дәвамында монда антреприза тота, Казан театрының чәчәк ату чоры һәм опера тамашаларының даими күренә башлавы (1874) аның исеме белән бәйле. Режиссерлык эшчәнлеге әлеге шәхес иҗатында аерым бер урын алып тора, провинциаль сәхнәдә ул беренче тапкыр спектакль куеп карый, төрле сәхнә алымнарыннан файдалана, актерлар ансамбле хисабына бербөтен сәнгать әсәре тудырырга омтыла. П.М.Медведев булдырган эстетик принципларга соңыннан М.М.Бородай, Н.И.Собольщиков-Самарин, А.П.Двинский, В.С.Зотов кебек антрепренерлар һәм режиссерлар да таяна.
1919 елгы янгыннан соң, Казан драма театры хәзерге урынына — элекке Зур театр бинасына күчә.
Беренче 5 ел дәвамында театр белән В.С.Зотов идарә итә.
Театр каршында З.М.Славянова җитәкчелегендә Татар театр техникумына (хәзер Казан театр училищесе) башлангыч биргән студия (бүленеп, 1961 елга кадәр эшли) булдырыла.
Казан театрында беренче театр труппасы оеша, төп составны студияне тәмамлаучылар тәшкил итә. Труппада С.П.Вадова, П.Л.Вульф, А.Г.Георгиевский, В.С.Зотов, А.М.Кречетов, В.И.Окунева, Л.В.Развозжаев, Ю.В.Соболев, Е.А.Степная, В.В.Чарский эшли.
Студияне тәмамлаучылар арасында В.В.Белокуров, М.М.Белоусов, Е.Е.Жилина, В.В.Кропотов, М.В.Романычева, Н.М.Север бар.
Репертуарында А.С.Грибоедов, Н.В.Гоголь, А.Н.Островский, А.К.Толстой, Л.Н.Толстой, А.П.Чехов, М.Горький, Л.Н.Андреев, А.Н.Толстой, С.А.Найденов, А.В.Луначарский, П.С.Романов, В.В.Маяковский пьесалары була.
Алдагы унъеллыкта (1924–1934) тормышның актуаль проблемаларын, илкүләм иҗтимагый үзгәрешләрне яктыртуга сәләтле, эшче-крәстиян тамашачы ихтыяҗын канәгатьләндерерлек яңа сыйфатлы театр оешу процессы бара.
Заманча драматургияне үзләштерүгә, революция чоры кешесе, социалистик җәмгыять төзүче образларын иҗат итүгә юнәлеш алына.
Бу елларда И.Ю.Шлепянов, Р.В.Распопов, В.А.Шестаков, Г.Л.Миллер, С.С.Сережин кебек рәссамнар белән бергәләп иҗат иткән режиссерлар — Л.Ф.Лазарев, Ф.А.Строганов, С.Н.Воронов, В.А.Нелли-Влад, И.А.Ростовцев, А.Л.Грипич, В.А.Чиркин, А.М.Самарин-Волжский — Казан театрының алга таба төп сәнгати үсеш юнәлешен билгеләүче шактый гына спектакльләр куялар.
Алар арасында иң уңышлылары: А.М.Файконың «Люль күле» («Озеро Люль», 1925, режиссер Л.Ф.Лазарев) һәм «Доцент Янбулатов» («Человек с портфелем», 1928, режиссер С.Н.Воронов), Н.Р.Эрдманның «Мандат» (1926, режиссер Л.Ф.Лазарев); Б.С.Ромашовның «Кабарып пешкән бәлеш» («Воздушный пирог», 1925, режиссер Л.Ф.Лазарев) һәм «Криворыльскның бетүе» («Конец Криворыльска», 1926, режиссер Ф.А.Строганов), Б.А.Лавреневның «Разлом» (1928, режиссер С.Н.Воронов); В.М.Киршонның «Рельслар гүләве» («Рельсы гудят», 1929, режиссер А.Л.Грипич) һәм «Могҗизалы эретмә» («Чудесный сплав», 1935, режиссер А.М.Самарин-Волжский), А.И.Безыменскийның «Ату» («Выстрел», 1929, режиссер И.А.Ростовцев), А.Н.Афиногеновның «Сәер кеше» («Чудак», 1930, режиссер П.И.Герага), В.В.Вишневскийның «Беренче атлы армия» («Первая Конная», 1930, режиссер А.Д.Дикий), Н.Ф.Погодинның «Минем дустым» («Мой друг», 1933, режиссер П.П.Сазонов) әсәрләре.
В.Э.Мейерхольдның конструктивизм идеяләре, сәхнәгә куюдагы тәҗрибәләре йогынтысында булган Казан театры үзенчәлекле формалар эзли, гадәти булмаган сәхнә чишелешләренә мөрәҗәгать итә, болар классик әсәрләрне сәхнәләштергәндә аеруча ачык чагыла. Алар арасында Н.В.Гогольнең «Ревизор» (1933, режиссер В.А.Чиркин), А.Н.Островскийның «Яшенле яңгыр», («Гроза», 1928, режиссер А.Л.Грипич) һәм «Гаепсездән гаеплеләр» («Без вины виноватые», 1934, режиссер В.А.Чиркин), Л.Н.Толстойның «Мәгърифәт җимешләре» («Плоды просвещения», 1928, режиссер А.Л.Грипич), А.П.Чеховның «Чия бакчасы» («Вишнёвый сад», 1929, режиссер А.Л.Грипич), М.Горькийның «Мещаннар» («Мещане», 1929, 1932, режиссер И.А.Ростовцев) пьесалары буенча куелган спектакльләр аерым бер урын алып тора.
1924/25 еллар сезонында труппаның нигезен Мәскәү «Комедия» (элекке Корш) театры, 1930/31 елларда күчмә «Кызыл факел» («Красный факел») театры актерлары тәшкил итә.
Казан театры труппасында М.Ф.Астангов, П.И.Герага, Ф.В.Григорьев, С.И.Днепров, А.В.Емельянов, М.И.Жаров, Е.Е.Жилина, З.Н.Минаева, А.Л.Павлова, Н.Н.Соснин, М.И.Царёв, Е.В.Черник, М.А.Юрьева эшли.
1934 елда административ җитәкчелекнең башында театрның атаклы оештыручысы Г.Д.Ригорин тора. Ул даими труппа, тотрыклы репертуар булдыруны, спектакльне сәхнәгә кую һәм рольне башкару культурасының югары дәрәҗәгә җитүен максат итә.
Театрның җитештерү базасы, сәхнә «тартмасы» үзгәрә башлый, сәхнә җиһазы алмашына. Берничә ел дәвамында илнең иң эре сәнгать коллективлары арасында лаеклы урын тоткан труппа оеша. Аның составында Г.П.Ардаров, А.М.Борелин, В.Н.Вешнякова, Ф.В.Григорьев, А.Д.Гусев, Е.Е.Жилина, И.В.Загорский, О.Л.Коханский, Н.Е.Лесная, Е.В.Лисецкая, Д.Р.Любин, А.В.Люлюкин, Я.Б.Мацкевич, Л.П.Милова, И.В.Никулин, П.И.Ососков, М.Н.Преображенская, Н.П.Спиридонов, П.А.Цветаев, М.В.Шейнин, Н.И.Якушенко була.
Спектакльне сәхнәгә кую эшен рәссам В.С.Никитин, музыка өлешен М.И.Климов, Э.Д.Черкасский кебек композиторлар башкара.
Репертуарның нигезен рус классикасы һәм совет драматургиясенең аеруча әһәмияткә ия булган әсәрләре тәшкил итә. Сәхнәгә кую эшенә Л.М.Прозоровский («Кремль курантлары» — «Кремлёвские куранты», Н.Ф.Погодин, 1940), В.М.Бебутов («Маскарад», М.Ю.Лермонтов, 1943), А.Д.Дикий («Кайнар йөрәк» — «Горячее сердце», А.Н.Островский, 1943; рәссам А.А.Осмёркин), Е.Г.Гаккель («Ревизор», Н.В.Гоголь, 1944; рәссам К.Ф.Юон) кебек дәрәҗәле режиссерлар һәм рәссамнар җәлеп ителә.
Чынбарлык күренешләрен тирән гәүдәләндерү, романтик пафос һәм күтәренке рух белән сугарылганлык, күмәк башкару һәм актерларның искиткеч оста уйнаулары театрның иң уңышлы спектакльләрен аерып күрсәтергә мөмкинлек бирә. Алар арасында В.В.Вишневскийның «Оптимистик трагедия» («Оптимистическая трагедия», 1936, режиссер А.Д.Треплев), Л.Н.Рахмановның «Профессор Полежаев» (1938, режиссер Г.П.Ардаров), А.Н.Островскийның «Урман» («Лес», 1937) һәм «Соңгы корбан» («Последняя жертва», 1938, икесен дә сәхнәгә куючы Б.С.Великанов), М.Горькийның «Васса Железнова» (1939, режиссер Б.Э.Ниренбург), У.Шекспирның «Отелло» (1938, режиссер А.Д.Треплев) әсәрләре бар.
1939 елның җәендә Мәскәү һәм Ленинградта театрның гастрольләре зур уңыш белән уза.
Театрның сәнгать җитәкчесе вазифасын башкарган режиссер Е.Г.Гаккель Бөек Ватан сугышы елларында В.А.Соловьевның «Фельдмаршал Кутузов» (1941, төп рольдә Ф.В.Григорьев) һәм А.Е.Корнейчукның «Фронт» (1942) спектакльләрен куя.
Г.П.Ардаров К.М.Симоновның «Рус кешеләре» («Русские люди», 1942), Б.Э.Ниренбург Л.М.Леоновның «Ябырылу» («Нашествие», 1943) әсәрләрен сәхнәләштерәләр; Е.А.Простовның «Бик күптәннән» («Давным-давно», А.К.Гладков, 1943) пьесасы буенча куйган спектакле Казан сәхнәсендәге дебюты була (төп рольләрдә Л.П.Милова һәм А.Д.Гусев).
Театр сәхнәсендә танылган поляр очучы М.В.Водопьяновның «ДД полкы» («Полк ДД», 1942, режиссер Е.Г.Гаккель) һәм «Мәҗбүри рәвештә җиргә төшү» («Вынужденная посадка», 1944, режиссер Н.А.Зорин) пьесалары буенча спектакльләр куела.
Театр актерлары концерт бригадалары составында Төньяк-Көнбатыш, Ленинград, Карелия фронтларына хәрәкәт итүче армиягә бара торган булалар.
Аннан соңгы елларда театрның сәнгати юнәлеше Н.А.Медведев, Е.А.Простов, Л.М.Литвинов, И.С.Петровский, Э.М.Бейбутов кебек режиссерларның эшчәнлегеннән чыгып билгеләнә.
Труппа Казан театры ансамблен баеткан Л.С.Шмидт, В.М.Павлова, Г.А.Жарков, В.И.Стебаков, Г.А.Бальян, И.А.Мокеев, П.В.Кормунин, Н.С.Проворотов, Б.В.Лохин кебек актерлар белән тулыландырыла.
Театр каршында яңадан студия эшли башлый, аны тәмамлаучылар традицияләрне буыннан-буынга тапшыруны тормышка ашырырга тиеш була.
Бу елларда уйналган спектакльләр кеше характерларының асылына төшенү, аларны төрле яклап ачарга омтылу, вакыйгаларның масштаблылыгы һәм фәлсәфи тирәнлеге ягыннан аерылып тора: «Иван Грозный» (1945, А.Н.Толстой), «Газап чигеп йөрү» («Хождение по мукам», 1947, А.Н.Толстой), «Анна Каренина» (1948, Л.Н.Толстой), «Тормыш төбендә» («На дне», 1949, М.Горький), «Лейпциг, 1933» (1951, Л.В.Компанейц, Л.И.Кронфельд), «Үле җаннар» («Мёртвые души», 1952, Н.В.Гоголь), «Иделдә йокы» («Сон на Волге», 1953, А.Н.Островский; сәхнәгә куючы Е.А.Простов), «Өч сеңел» («Три сестры», 1951, А.П.Чехов), «Ис әйдә, җил, ис!» («Вей, ветерок!», 1951, Я.Райнис), «Порт-Артур» (1953, А.С.Степанов, И.Ф.Попов), «Урманда» («В лесах», 1958, П.И.Мельников-Печерский; сәхнәгә куючы Л.М.Литвинов), «Үз балаларының әнисе» («Мать своих детей», 1955, А.Н.Афиногенов), «Фабрика кызы» («Фабричная девчонка», 1957, А.И.Володин; сәхнәгә куючы И.С.Петровский), «Давыл хәбәрчесенең яшьлеге» («Юность буревестника», 1955, М.Н.Елизарова), «Үлмәс җыр» («Бессмертная песнь», 1956, Р.Ишморат), «Карт» («Старик», 1956, М.Горький; сәхнәгә куючы Э.М.Бейбутов).
Актерлар эшенең гаҗәеп байлыгы белән аерылып торган спектакльләрнең шактые рус театрының күренекле казанышлары була. Аларда режиссер фикеренең төптән уйланылган һәм анык булуын, сәнгатьчә матурлыкка ирешүдә күптөрле сәхнә чараларыннан файдалануны күздә тоткан режиссурага өстенлек бирелә.
Драматургия материалын эзләү дәвам итә, театр еш кына проза әсәрләренә дә мөрәҗәгать итә, Казан, шул исәптән татар авторлары белән дә актив эшли.
Театрның 1952 елда Мәскәүдәге гастрольләре, шулай ук Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында катнашуы (1957) аның, чыннан да, илнең әйдәүче театрлары исәбендә булуын ачык күрсәтә.
1948 елда театрга СССРның халык артисты В.И.Качалов исеме бирелә.
1957 елда коллектив Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.
1960–1970 елларда Казан театрында актерлар буыны алышына, өлкән буын осталарына алмашка В.И.Улик, Ю.И.Карева, Г.Е.Егоров, П.С.Маслов, В.Н.Расцветаев, П.П.Бетев, Г.И.Ишкова, Ю.А.Коршок, В.Г.Остропольский, М.В.Кобчикова, С.Е.Ярмолинец, Л.Б. һәм Е.Н.Кара-Гяурлар, студияне тәмамлаучылардан Е.А.Кузин, Л.В.Маклакова, И.И.Чернавина, А.А.Кичигин, В.В.Кешнер, Ю.С.Федотов килә.
Театр эстетикасы да үзгәрешләр кичерә. В.С.Никитинның сәнгати-поэтик бизәү рәвеше Э.Б.Гельмс, Т.И.Сельвинская, Д.Л.Бобровскийларның метафорик образлы композицияләре белән алышына.
Репертуарда заманча драматургия әйдәүче урынны били.
Әлеге чордагы аеруча әһәмиятле һәм уңышлы спектальләр — «Күтәрелгән чирәм» («Поднятая целина», 1963, М.А.Шолохов романы буенча; режиссер О.Э.Лебедев), «Туй көнендә» («В день свадьбы», 1964, В.С.Розов; режиссер А.М.Ханович), «Җинаять һәм җәза» («Преступление и наказание», 1965, Ф.М.Достоевский романы буенча; режиссер Г.Л.Андреев), «Зыковлар» («Зыковы», 1966, М.Горький), «Варварлар» («Варвары», 1972, М.Горький), «Мунча», «Качу» («Баня», В.В.Маяковский; «Бег», М.А.Булгаков — икесе дә 1967; сәхнәгә куючы Н.Ю.Орлов), «Гадәт буенча җыелу» («Традиционный сбор», 1967, В.С.Розов; режиссер В.М.Стрижов), «Караклар балы», «Медея» («Бал воров», 1968; «Медея», 1969, Ж.Ануй; сәхнәгә куючы В.М.Миллер), «Озату» («Проводы», 1975, И.М.Дворецикй), «Булыргамы, булмаскамы?» («Быть или не быть», 1976, У.Гибсон; сәхнәгә куючы В.М.Портнов), шулай ук сәхнәгә куелышы һәм башкарылуы ягыннан Казан театры өчен гадәти булмаган «Ә ничек король буласың?» («А как будешь королём», Т.Новак; сәхнәгә куючы Польша режиссер Я.Нычак) спектакле — барысы да иҗтимагый аңдагы үзгәрешләрне һәм чынбарлыкны сәхнә югарылыгында гәүдәләндерүдә яңача карашларны чагылдыралар.
Казан Зур драма театрында шулай ук татар драматургларының пьесалары да куела («Җилкәнсезләр», К.Тинчурин, 1969, режиссер Ш.М.Сарымсаков; «Әниемнең ак күлмәге», Ш.Хөсәенов, 1978, режиссер М.Х.Сәлимҗанов).
1980 еллардагы –1990 еллар башындагы аеруча уңышлы эшләре арасында «Ак таулар турында төш» («Сон о белых горах», 1982, В.П.Астафьевның «Патша балык» — «Царь-рыба» повесте буенча; сәхнәгә куючы С.Е.Ярмолинец) һәм «Эш» («Дело», 1986, А.В.Сухово-Кобылин; сәхнәгә куючы С.Е.Ярмолинец), «Фёдор патша» («Царь Фёдор Иоаннович», 1988, А.К.Толстой; сәхнәгә куючы Е.Д.Табачников) һәм «Мәрхүмне искә алу догасы» («Поминальная молитва», 1992, Г.И.Горин; сәхнәгә куючы Е.Д.Табачников), «Мастер һәм Маргарита» (1989, М.А.Булгаков романы буенча; сәхнәгә куючы С.В.Таюшев) һәм «Текә маршрут» («Крутой маршрут», 1989, Е.С.Гинзбург; сәхнәгә куючы С.В.Таюшев) спектакльләрен күрсәтергә мөмкин. Сәхнәгә кую эшенә чит ил режиссерлары да чакырыла: М.Мандель (ГФР) — «Мария Стюарт» (1990, Ф.Шиллер), К.Фётрие (Франция) — «Дон Жуан» (1993, Ж.Б.Мольер).
1990 елларның 2 нче яртысы — Казан театрының иҗади үсеш кичерү чоры. Ул яңадан халыкара һәм бөтенроссия театр фестивальләрендә катнаша, гастрольләргә чыга башлый, театрга карата тамашачының кызыксынуы кискен арта.
Үзенең иҗат тарихында беренче тапкыр театр коллективы спектакльләр белән чит илләргә чыга: Каһирә (Мисыр, 1996). Марсельдщ (Франция) 1997–2001 елгы рус сезоннарында театр ел саен катнашып килә.
Бу еллардагы аеруча игътибар үзәгендә булган спектакльләр массакүләм сәхнәләрнең сыгылмалылыгын, зәвыклылыгын, үткен драматизм белән көчле тамаша күрсәтүнең бергә үрелеп баруын, пространствоны конструктив-метафорик чишелештә хәл итә алуын чагылдыра: «Ревизор» (1994, Н.В.Гоголь), «Банкрот» (1996, А.Н.Островский), «Хәтәр йомыркалар» («Роковые яйца», 1997, М.А.Булгаков повесте буенча), «Түбәдәге скрипкачы» («Скрипач на крыше», 1998, Д.Стайн, Д.Бок мюзиклы; ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 2000), «Пики дамасы» («Пиковая дама», 1999, А.С.Пушкин повесте буенча), «Өч тиенлек опера» («Трёхгрошовая опера», 2001, Б.Брехт, К.Вайль), «Чия бакчасы» («Вишнёвый сад», 2004, А.П.Чехов), «Глумов» («Һәр акыл иясен дә гадилек җиңәр» — «На всякого мудреца довольно простоты», 2007, А.Н.Островский), «Абзыкай төше» («Дядюшкин сон», 2008, Ф.М.Достоевский повесте буенча), «Бөек комбинатор» («Великий комбинатор», 2009, И.Ильф, Е.Петровның «Унике урындык» («Двенадцать стульев») романы буенча).
1996 елда «академия театры» исеме бирелә.
2011 елда театр труппасында РФнең халык артистлары В.В.Кешнер, С.Г.Романова, Г.Н.Прытков; РФнең атказанган артисты Ф.М.Пантюшин; ТРның халык артисты М.О.Галицкий, ТРның атказанган артистлары А.А.Иванова, Д.А.Огарёва, И.И.Чернавина, Е.И.Галицкая, И.А.Славутский, М.В.Голубев, Э.Ф.Фәрдиева һәм башкалар була.
1994 елдан театрның баш режиссеры, 2007 елдан сәнгать җитәкчесе-директоры — РФнең халык артисты А.Я.Славутский, баш рәссамы — РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм ТРның халык рәссамы А.М.Патраков.
Крути И. Русский театр в Казани. М., 1958;
Ингвар И., Илялова И. Русский театр в Казани. К., 1991.
Автор Ю.А.Благов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.