Mn, Mg, Ca, CO, Zn кушылмаларының күләменә бәйле рәвештә аерым төрләр хасил итә.

Кристаллар, агрегат һәм конкрецияләр рәвешендә очрый. Кызгылт төсмерле ак, аксыл яки куе көрән (кара диярлек) төстә.

Пыяласыман ялтыравыклы. Үтә күренмәле. Катылыгы 4-4,5. Тыгызлыгы якынча 4,2 г/см3.

Сидерит утырма тышлыкта киң таралган. Кайнар су эремәләреннән һәм салкын диңгез бассейннарында барлыкка килә.

ТР территориясендә борынгы заманнардан (урта девон, 385 млн ел элек) хәзерге заманны да кертеп барлык утырма токымнарда, чуерташ, конкреция, балчыксыл мергель конкрецияләрендә, оолитлы сидерит-шамозитлы токымнар катламнарында кунык рәвешендә очрый.

Тимер рудасы буларак кулланыла.