Чыгу урыны һәм вакыты

1910 елның 2 октябреннән 1917 елның мартына кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә.

Төрле елларда наширләре – Л.П.Антонов, М.Н.Аристов, Н.А.Скворцов, Е.В.Щелкунов, Ю.А.Еленев; мөхәррирләре – Л.П.Антонов, М.Н.Аристов, Н.А.Скворцов, А.П.Чехановец, Ю.А.Еленев, В.М.Еленева, В.С.Андреев.

1913 елның 15 декабренә кадәр «Казань» исемендә чыга.

К.А.Марьинский, М.Д.Прыгунов һәм башкалар хезмәттәшлек итә.

Юнәлеше

Россия телеграф агентлыгы телеграммалары, Россиянең иҗтимагый тормышы турында хәбәрләр, хроника басыла.

 «Казан тормышы» рубрикасында Казан шәһәр үзидарәсе органнары һәм башкарма комиссияләре эшчәнлеге яктыртыла.

Публицистик һәм беллетристик эчтәлекле фельетоннарда Казанны төзекләндерү һәм чистартуга багышланган кискен мәсьәләләр күтәрелә.

Реклама-белдерүләр, төрле хәлләр, бәхетсезлек очраклары, үтерешләр, янгыннар турында хәбәрләр басыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Г.Р.Заманова