Мәкаләдә 1920–1930 елларда Казанда сәнгать белеме, музей белеме, сынлы сәнгать, китап бастыру һәм полиграфия, сәнгать күргәзмәсе процессы формалашуда һәм үсешендә совет чоры Татарстанының беренче сәнгать белгечләре П.М. Дульский һәм П.Е.Корниловның роле ачыла. Аларның күп сандагы фәнни тикшеренүләре, рус һәм татар, профессиональ һәм халык сәнгатенең өстенлекле катлауларын ачыклап, Казан губернасы һәм совет Татарстанының сынлы сәнгате һәм архитектурасының төп юнәлешләрен өйрәнү өчен нигез сала. Аларның күп кырлы эшчәнлекләре Казанны 1920 елларда Россиянең алдынгы сәнгать һәм музей үзәкләренең берсенә әверелдерә.

Сылтама ясау өчен: Улемнова О.Л. П.М.Дульский, П.Е.Корнилов – первые искусствоведы Татарстана // Научный Татарстан. 2012. №2. С.188–195.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Ольга Львовна Улемнова, сәнгать фәннәре кандидаты.