100 дән артык төре билгеле, күбесенчә Төньяк ярымшарның уртача поясында таралганнар.

Татарстан территориясендә 6 төре бар. Калкулык меңьяфрагы (A. collina), гади меңьяфрак (A. millefolium), ярмабашлы меңьяфрак (A. nobilis), чәнечкеле меңьяфрак (A. setacea) ара-тирә барлык районнарда очрый, тугай меңьяфрагы (A. inundata) һәм дала меңьяфрагы (A. stepposa) — республика өчен сирәк төрләр. Болыннарда, аланнарда, урман буйларында, куаклар арасында, тау битләрендә, тораклар янында, юл буйларында үсәләр.

10–100 см биеклектәге күпьеллык үсемлекләр. Тамырчасы нәзек, шуышма. Сабагы туры, күтәрелмә. Яфраклары гади, ланцетсыман, кыяк, бик күп сегментларга каурыйсыман теленмә. Чәчәк кәрзиннәре вак, калкансыман чәчәк төркемендә: кырыйдагы чәчәкләре ялган телле, җимшәнле чәчәкләр — ак, сирәк кенә алсу, уртадагылары көпшәсыман, сары төстә. Җимеше — озынча орлыкча. Июнь–сентябрь башында чәчәк аталар. Җимешләре август–сентябрьдә өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл (тамырчалардан) белән үрчиләр.

Җир өсте өлешләрендә ахиллеин алкалоиды, гликозидлар, эфир мае, органик кислоталар, микроэлементлар бар. Барлык төрләре дә халык медицинасында кулланыла. Үлән төнәтмәсе кан туктату, тир чыгару һәм гомумныгыту чарасы буларак кулланыла. Меңьяфрак ашказаны һәм «аппетитны ачучы» чәйләр составына керә.

Баллы, исле, инсектицид үсемлекләр.

Гади меңьяфрак