Тәтеш районында урнашкан.

1996 елда комплекслы тарих-архитектура һәм табигать истәлеге буларак оештырыла. 2000-2004 елларда тарих-архитектура һәм табигать паркы, 2004 елдан хәзерге исемдә.

Мәйданы 406 га. Идел үзәненең күтәренке уңъяк яр битендәге («Сөйке таулары») киң яфраклы урман (мәйданы 287 га, Тәтеш урманчылыгы) һәм урман аланы белән бергә Озын Алан авылы территориясен, алпавыт Молоствовлар утары составына кергән XIX йөзнең икенче яртысы – XX йөзнең башына караган алпавыт йортын (эклектика стилендәге архитектура истәлеге; Г.В.Молоствов тарафыннан төзетелгән, соңгы хуҗасы – В.Г.Молоствов), карагай, юкә һәм каен аллеяләрен, экзотик агачлар һәм куакларны үз эченә ала.

Парк территориясендә ТРның Кызыл китабына кертелгән үсемлекләрнең (Венера башмакчәчәк, күкәйсыман листера уты, чын оялаш уты, су сусыны, урман җиләге, урман әрекмәне, дала сливасы) һәм хайваннарның (соры көртлек, дүдәк, елга каракошы, балыкчы карчыга, яшел һәм чал тукран, гади яр чыпчыгы) сирәк төрләре очрый.

Озын Алан территориясендә күп кенә мөһим археологик объектлар – I һәм II Озын Алан авыллыклары, I-V туктаулыклар, Озын Алан каберлеге урнашкан.