Тарихы

XVIII йөз башында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Сосновка исеме белән дә искә алына. 1860 елларга кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында укырга-язарга өйрәтү мәктәбе, 3 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 359 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Зирекле волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Яңа Чишмә, 1944 елның 19 февраленнән – Ямаш, 1956 елның 7 декабреннән – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән – Яңа Чишмә, 1984 елның 3 июленнән – Түбән Кама районында.

Хәзер – Сосновка авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1959 елдан авылда берләштерелгән Ленин исемендәге колхоз оештырыла (үзәк утары – Благодатный авылы). 1963 елда “Рассвет” колхозы итеп үзгәртелә. 1986 елдан “Нижнекамскнефтехим” акционерлык җәмгыятенең “Рассвет” ярдәмче хуҗалыгы, 1997 елдан “Нефтехимагропром” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2020 елдан “Агромолл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халык саны

1859 елда – 341,
1897 елда – 418,
1908 елда – 439,
1920 елда – 415,
1926 елда – 496,
1938 елда – 420,
1949 елда – 311,
1958 елда – 209,
1970 елда – 113,
1979 елда – 51,
1989 елда – 22,
2002 елда – 16,
2010 елда – 6 кеше (руслар),
2022 елда даими яшәүчеләр юк.