Идел елгасының уңъяк ярында, Яшел Үзән районы Улитино авылыннан 0,9 км көнчыгыштарак.

Су өслегенең мәйданы 0,09 га. Су күләме 3,5 мең м3. Озынлыгы 30 м, киңлеге 30 м. Уртача тирәнлеге 3,9 м, иң зур тирәнлеге 7,2 м.

Күл карст процесслары нәтиҗәсендә хасил булган. Формасы түгәрәк. Ярлары текә, күтәренке.

Туенуы җир асты сулары исәбенә, тотрыклы.

Суы гидрокарбонат-хлорид-кальцийлы типта, җиңелчә минеральләшкән (62,5 мг/л), йомшак (1,9 мг-экв/л). Үтә күренмәлелеге 80 см.

ТРның табигать истәлеге (1978). Ял итү урыны.