Биографиясе

1952 елның 31 гыйнварында Ульяновск шәһәрендә туган.

1974 елда Казан технология университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли: 1974–1980 елларда гидравлика кафедрасында; 1981 елдан Идарә, автоматлаштыру һәм мәгълүмат технологияләре институтының инженерлык компьютер графикасы һәм автомат проектлаштыру кафедрасында, профессор (2004 елдан).

2008 елдан Казан энергетика университетының инженерлык графикасы кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре үзле һәм аномаль үзле сыеклыкларның күчәр симметрияле кәкресызыклы өслекләр буйлап нәзек катламлы агымнары гидродинамикасы өлкәсенә карый.

В.А.Рукавишников сыеклык агымы җәелү процесссын теоретик яктан хәл итә һәм тикшерә.

Газ-тузаннан чистарту аппаратларында кулланыла торган бәрмә типтагы дисперслаучы җайланманың параметрларын исәпләү методикасын эшли (илнең төрле шәһәрләрендә 250 дән артык аппарат гамәлгә кертелә).

Югары техник уку йортларында булачак инженерларны укыту өчен яңа компьютер технологияләрен тәкъдим итә.

Уйлап табуга авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре

Осесимметричное растекание струи аномально-вязкой жидкости по поверхности тел вращения // Инженерно-физ. журн. 1982. Т. 42, № 6 (автордаш).

Разбрызгивающее устройство с неподвижными криволинейными поверхностями // Промышленная и санитарная очистка газов. 1983. № 2 (автордаш).

Геометрическое моделирование как методологическая основа подготовки инженера. Казань, 2003.