- РУС
- ТАТ
Шәркыятьче галим, нумизмат, археолог, публицист
1814 елның 23 июне, Санкт-Петербург – 1859 елның 19 мае, шунда ук.
1830–1835 елларда Петербург университетының филология факультетында, Көнчыгыш телләр институтында укый; Х.М.Френ һәм шәркыятьче галим О.И.Сенковский шәкерте.
1837–1841 елларда Петербург Фәннәр академиясе идарәсе комитеты каршында чиновник. 1841–1852 елларда Чит ил цензурасы комитеты секретаре.
Санкт-Петербургта Рус археология җәмгыятен оештыручы һәм җитәкчеләреннән берсе (1847 ел), 1849 елдан рус телендә хат алышу буенча секретарь, 1850 елдан җәмгыятьнең «Записки» басмасы сәркәтибе һәм мөхәррире, 1851 елдан Көнчыгыш бүлеге секретаре, 1857 елдан Рус һәм славян археологиясе бүлегенең эшләр башкаручысы һәм җәмгыятьнең «Известия» басмасы мөхәррире.
Россия география җәмгыяте әгъзасы (1847 елдан).
Журналистлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә, «Северная пчела» журналы, А.Плюшарның «Энциклопедический лексикон»ы, «Библиотека для чтения» журналы, А.Ф.Шеинның «Энциклопедический словарь» басмасы, «Литературное прибавление к «Русскому инвалиду» белән актив хезмәттәшлек итә, аларда Якын Көнчыгыш илләре тарихы чагылыш таба.
Ярославль, Владимир һәм Екатеринославль губерналарында археологик казу эшләре алып бара, славяннар, мерәләр һәм скифларга нисбәтле борынгы әйберләрне тикшерә.
Хезмәтләре рус һәм Шәрык нумизматикасын, Алтын Урда тарихын һәм акча системасын өйрәнүгә карый.
Галимнәр турында (аеруча әһәмиятлеләре – Х.М.Френ, Д.Банзаров, О.И.Сенковский турында) биографик очерклар авторы. П.С.Савельевның «Рус тарихына мөнәсәбәттә ислам нумизматикасы» («Мухаммеданская нумизматика в отношении к Русской истории», СПб., 1847) монографиясе Петербург Фәннәр академиясенең Демидов бүләгенә лаек була.
Монеты юго-западных славян // Зап. Имп. Рус. археол. об-ва. 1852. Т. 9, вып. 1.
Список известных доселе монет Коканского ханства // Зап. Имп. Рус. археол. об-ва. 1855. Т. 6.
Монеты Джучидов, Джагатаидов, Джелаиридов и других, обращавшиеся в Золотой Орде в эпоху Тохтамыша: В 2 ч. СПб., 1857–58.
Григорьев В.В. Жизнь и труды П.С.Савельева. СПб., 1861; Русский биографический словарь. СПб., 1904. Т. 18.
Автор – А.З.Сингатуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.