Төрле материалларның бер яки берничә катламыннан торалар. Һәрбер катламның сындыру күрсәткече һәм яктылык дулкыны озынлыгы белән чагыштырырлык дәрәҗәдәге калынлыгы төрлечә була. Оптик капламнарның физик нигезен яктылык интерференциясе — когерент яктылык дулкыннарының, фазалары арасындагы нисбәткә бәйле рәвештә, бер-берсенә салынганда көчәюе яки көчсезләнүе тәшкил итә. Оптик капламнар хәзерге оптик-элек­трон системаларның элементлар базасында мөһим урын алып тора, чөнки аларның оптик параметрларын күпкә үзгәртергә һәм функцияләрен киңәйтергә мөмкинлек бирә. Билгеләнү өлкәсенә карап, оптик капламнар ачыклаучы, кайтаручы, фильтрлаучы, спектрга бүлүче, полярлаучы һәм яктылык йотучы капламнарга бүленәләр. Оптик капламнар химик һәм вакуумлы юллар белән эшләнә. Вакуумлы алымнар аеруча күп таралган, чөнки алар югарырак техник характеристикалы эшләнмәләр алырга мөмкинлек бирә.

Бөек Ватан сугышы елларында Казан оптика-механика заводында химик ысул белән капланган ачыгайткач капламлы бинокль һәм төзәгечләр эшләп чыгарыла башлый. 1957 елда оптик капламнар уйлап табу буенча фәнни-тикшеренү эшләрен Ленинград оптика-механика институтының Казан филиалы (кара Гамәли оптика институты) башлап җибәрә. Соңрак институт илдәге оптик капламнар эшләү һәм җитештерү буенча әйдәп баручы предприятиеләрнең берсенә, спектрның инфракызыл диапазоны капламнары өлкәсендә төп җитештерүчегә әверелә. Биредә 6 лабораторияне, вакуумлы асфериклаштыру секторын эченә алган зур фәнни-тикшеренү һәм җитештерү үзәге формалаша. Оптик капламнарны тикшерү һәм эшләп чыгаруга И.С.Гайнетдинов, М.Ә.Вәлидов, Е.А.Несмелов, Г.А.Александров, М.Х.Әхмәдиев һ.б. зур өлеш кертә. Институтта технол. процессларны матем. модельләштерү алымнарын, күп катламлы интерференцион системаларны исәпләү алымнарын үстерү эшләре үткәрелә; материалларның элпә халәтендәге үзлекләрен билгеләү буенча эксперименталь тикшеренүләр үткәрелә. Элпә ясаучы материаллар әзерләү технологияләре, катламнарның калынлыгын аларның формалашуы процессында кон­трольдә тоту аппаратлары булдырыла, капламнар ябыштыру процесслары ЭВМ кулланып автоматлаштырыла. Эшләнелгән һәм гамәлгә кертелгән оптик капламнар: космик аппаратлар өчен оптик-электрон күзәтү системаларына интерференцион капламнар; боҗралы лазер гироскоплары өчен диэлектрик көзгеләр; тепловизион приборлар өчен ачыгайтучы, спектрга бүлүче, көзгеле металл капламнар; көч куллану оптикасында көзгеле, полярлаштыручы һәм ачыгайтучы капламнар; лазерларда кулланылучы дулкын озынлыкларына исәпләнгән тар буйлы фильтрлар; газ анализаторы, радиометрия, медицина приборлары, спектраль анализ приборлары, авиакосмик приборлар өчен боҗралы фильтрлар; ачык космоста эшләү өчен тирән суытулы фильтрлар, бәрелүгә югары дәрәҗәдә чыдам фильтрлар һ.б.; тармак предприятиеләре өчен элпә ясау материалларын серияләп җитештерү оештырыла. Институтның эшкәртмәләре Казан, Азовск, Урал оптика-механика заводларында, «Арсенал» заводында (Киев шәһәре), Красногорск механика заводында, «Астрофизика» һәм «Геофизика» фәнни-җитештерү берләшмәләрендә (икесе дә Мәскәүдә) гамәлгә кертелә. Иң яңа күптөсле («мозаикалы») фото кабул иткечләр өчен спектрның инфракызыл өлкәсендә микрофильтрлар (0,1–3 мм); ультрамиләүшә нурланыш куллана торган оптик-электрон системалар өчен югары сизгерлектәге «кояшлы-сукыр» фильтрлар; төс турындагы мәгълүмат карарлар кабул итү өчен нигез булып торган системаларда төсне югары төгәллек белән тапшыруны тәэмин итүче капламнар; яктылык ташкынын 2–10 спектраль канал буйлап бүлү өчен төрле типтагы капламнар чыгару өстендә эшләр алып барыла. Оптик капламнар эшләп чыгару өлкәсендәге казанышлары өчен М.Ә.Вәлидов — СССР Дәүләт бүләгенә (1970), И.С.Гайнетдинов һәм А.С.Макаров — СССР МС бүләгенә, институтның күп кенә хезмәткәрләре орден һәм медальләргә лаек була; уйлап табуга 100 гә якын авторлык таныклыгы алына. Оптик капламнар белән бәйле тикшеренүләр Казан университетында (Р.Б.Таһиров), Казан техник һәм Казан технология университетларында алып барыла. Юка элпәләрне өйрәнү һәм модификацияләү РФА КГҮнең Казан физика-техника институтында гамәлгә ашырыла. Оптик капламнар Казан оптика-механика заводының вакуумлы капламнар участогында җитештерелә.

Автор — И.С.Гайнетдинов