Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатларның Казан губерна советы игенчелек бүлеге, аннан соң ТАССР Игенчелек халык комиссариаты, аннары Тәҗрибә эшләре буенча Югары Идел буе өлкә идарәсе органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1918 елның декабреннән 1922 елга кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә.

Башта атнага 1 тапкыр, 1920 елдан айга 1 тапкыр чыга (1919 елның июленнән 1920 елның августына кадәр, кәгазь булмау сәбәпле, чыгудан туктап тора).

1922 елга кадәр журнал «Казанский земледелец» («Казан игенчесе») исемендә чыга. Казан губернасы игенчеләре арасында авыл хуҗалыгы белемнәрен тарату максатында чыгарылган беренче журнал.

Оештыручысы һәм беренче мөхәррире М.А.Дернов. Ул башта «Пчеловодная жизнь» һәм «Пчеловод» журналлары мөхәррире була.

1920 елда мөхәррире Ф.Т.Дитякин, 1921 елдан Ф.Т.Дитякин, Н.М.Фофанов, Ф.В.Чириковлар составындагы редакцион комиссия мөхәррирлегендә чыга.

Профессорлар А.Я.Гордягин, В.И.Логинов, А.Н.Остряков, А.А.Юницкий, Ф.А.Александров, И.В.Благовещенский һәм башка галимнәрнең хезмәтләре басыла.

Юнәлеше

Журнал республикада авыл хуҗалыгы торышын чагылдыра, авыл хуҗалыгы тармагына караган әдәбиятка күзәтүләр бастыра.

1921 елдан Казан авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясенең басма органы буларак, аның фәнни эшләрен, гамәли эш нәтиҗәләрен яктырта.

1925 –1930 елда тәҗрибә станциясе үз хезмәтләрен «Бюллетень Казанской областной сельскохозяйственной опытной станции» исемендәге басмаларда бастыра.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов