Тарихы

XVI йөз ахырында татарлар тарафыннан Анырлы авылы буларак нигез салына. XVIII йөз ахыры чыганакларында Багыш, XIX йөз – XX йөзнең беренче яртысында Рус Бәрлебашы исеме белән билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук итек басу, чүлмәк һәм тәгәрмәч ясау кәсепчелеге тарала.

1867 елда мәчет (1922 елда янып юкка чыга) һәм мәдрәсә ачыла. 1902 елда Никольский чиркәве төзелә (1930 елларда чаң манарасы урынына икенче каты салына, бинасы мәктәпкә бирелә; сакланмаган). 1870 елларда – авылның руслар яшәгән өлешендә земство мәктәбе, 1903 елда чиркәү-приход мәктәбе ачыла.

XX йөз башында авылда чиркәү, земство мәктәбе, мәчет һәм мәдрәсә, чүлмәк ясау йорты, 6 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1213 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Кошман волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Ябалак авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда авылда “Просвещение” сәнәгать колхозы һәм “Пробуждение” артеле оештырыла. 1930 елларда “Просвещение” колхозына берләштереләләр. 1931 елда авылның татарлар яшәгән өлеше мөстәкыйль “Чулпан” колхозына аерылып чыга (беренче рәисе – Г.Зарипов), 1950 елда авылның ике өлеше дә “Просвещение” колхозына берләштерелә.

1957 елда – “Красный перекоп” колхозы составына кертелеп (Ябалак авылы) “Дружба” колхозы, 1961 елда Ильич исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1993 елдан – “Бәрле” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2003 елдан – “Ак Барс Кайбыч” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау, чөгендер үстерү белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елларда авылда татар башлангыч мәктәбе ачыла, 1949 елда күпчелек татарлар Морза Бәрлебашы авылына күченү сәбәпле ябыла. 1940 елда рус-татар башлангыч мәктәбе (элекке чиркәү бинасында) ачыла, 1947 елда – җидееллык, 1960 елда – сигезьеллык (1974 елда яңа бина төзелә), 1991 елда – урта, 2006 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

1995 елда мәктәптә төбәк тарихын өйрәнү музее ачыла (оештыручысы – Г.Х.Гыйбадуллина, коллекциядә 55 саклау берәмлеге бар).

Авылда фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты һәм китапханә (2016 елдан күп функцияле үзәк бинасында), мәчет (1999 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Рябинушка” фольклор коллективы (2001 елдан), “Нур” балалар вокаль ансамбле (2016 елдан) эшли.

Төзекләндерелгән “Татар” чишмәсе бар.

Күренекле кешеләре

А.И.Рәхмәтуллин (1976 елда туган) – ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Кайбыч муниципаль районы башлыгы (2012 елдан).

Халык саны

1782 елда – 110 ир-ат;
1859 елда – 582,
1897 елда – 1262,
1908 елда – 1487,
1920 елда – 1334,
1926 елда – 1196,
1948 елда – 794,
1958 елда – 657,
1979 елда – 426,
1989 елда – 285,
2002 елда – 254,
2010 елда – 208,
2017 елда – 210 кеше (татарлар – 68%, руслар – 31%).