Биографиясе

1773 елның 1 (12) декабре, Казан губернасы, Цивиль өязе Мамино авылы – 1841 елның 27 августы, шунда ук, Рындино авылы.

1793 елда Санкт-Петербургта немец пансионын тәмамлый, Семенов лейб-гвардия полкына хезмәткә керә. Якынча 1797 елда Казан гарнизонына прапорщик итеп күчерелә.

1806–1807 елларда Казан ополчениесендә (земство милициясе) хезмәт итә. 1812–1823 елларда Ядринск һәм Чабаксар училищеләренең шәрәфле иганәчесе була.

1811 елдан Рус әдәбиятын сөючеләрнең Казан җәмгыяте әгъзасы.

Фәнни эшчәнлеге

1802 елдан рус тарихын өйрәнү белән мавыга башлый. «Вестник Европы», «Русский зритель» журналларында тарихка караган мәкаләләр бастыра. Н.М.Карамзин хезмәтенә карата язылган «Россия дәүләте тарихы»на искәрмәләр» («Замечания на «Историю государства Российского») мәкаләсендә («Казанский вестник» журналында басыла, 1822–1823) авторны төгәлсезлектә, тарихи вакыйгаларны беллитристик рәвештә тасвирлауда гаепли һәм шуның белән рус тарихчылары, публицистлары арасында зур бәхәс уята.

Арцыбашевның иң зур хезмәте – «Россия турында кыйсса» («Повествование о России», М., 1838–1843). Аны язганда ул 500 дән артык чыганактан файдалана.

«Күңелсезләнү» («Скука», 1800), «Очраклы вакыйга» («Слепой случай», 1841) одалары, «Рогнеда, яки Полоцкны җимерү» («Рогнеда, или Разорение Полоцка», СПб., 1818) исемле тарихи повестьлар авторы.

Әдәбият

Аристов В.В. Казанские находки. Казань, 1985.

Русские писатели. 1800–1917: Биографический словарь. М., 1989. Т. 1.

Гусаров Ю.В. Цивильский затворник. Чебоксары. 2000.