Биографиясе

1940 елның 9 октябре, Комсомольск-Амур шәһәре – 2016 елның 5 июле, Казан.

1971 елда Новосибирск консерваториясен тәмамлый. 1968–1973 елларда Новосибирск опера һәм балет театры, 1973 елдан Татар опера һәм балет театры солисты.

Бер үк вакытта 1980 елдан Казан консерваториясендә ялгыз җыр классында укытучы.

Иҗаты

Төп партияләре: Базилио («Севилья чәчтарашы», Дж.Россини), Мефистофель («Фауст», Ш.Гуно), Филипп («Дон Карлос», Дж.Верди), Тегермәнче («Су кызы», А.Даргомыжский), Борис, Пимен, («Борис Годунов», М.Мусоргский), Кончак, Галицкий («Князь Игорь», А.Бородин), Гремин, Кочубей, Рене («Евгений Онегин», «Мазепа», «Иоланта», П.Чайковский), Журавлев («Җәлил», Н.Җиһанов).

Югары вокал һәм актерлык осталыгына, көчле һәм матур тембрлы тавышка, сәхнә образларын истә калырлык итеп иҗат итә алу сәләтенә ия. шулай ук күп төрле стильдәге һәм жанрдагы камера җырчысы буларак таныла.

Әдәбият

Такташ Р. Второй Шаляпинский // Музыкальная жизнь. 1983. № 10.

ИстоминаЛ. Х международный фестиваль имени Ф.Шаляпина // Музыкальная жизнь. 1991. № 12–13.

Автор – Р.И.Такташ