Эчтәлек

XVIII йөздә сәүдәгәрләр катламында теркәлгәннәр.

Апанай Хафиз (XVII йөз), сәүдәгәр Апанаевлар династиясен нигезләүче санала. Тумышы белән Казан губернасы, Лаеш өязе Ямбулат авылыннан. Вак-төяк белән сәүдә иткән.

Исмәгыйль Даут улы (1715–1794), табышлы торак йорт-җир хуҗасы, тире эшкәртү кәсебе белән шөгыльләнә. 3 улыннан 2 се татар дөньясында танылган династиянең 2 тармагы башында торучылар:

1) Муса Исмәгыйль улы (1766–1827), 1 нче гильдия сәүдәгәр, нәселдән күчмә шәрәфле граждан. Күн заводы (1818 елда 5 мең сумга бәяләнгән), 2 табышлы торак йорт һәм кибет хуҗасы. Кытай сәүдәгәрләре белән эш йөртә. Күренекле иганәче һәм җәмәгать эшлеклесе, берничә мәртәбә Вөҗдан мәхкәмәсе судьясы һәм Җинаять палатасы утырышчысы, Казан шәһәре магистраты әгъзасы булып сайлана.

Аның эшен уллары дәвам иттерә:

Мортаза Муса улы (? – ?), күн заводы һәм Спас өязендә Епанчино авылы (җирләренең барлык мәйданы 2148 дис.) хуҗасы була;

Хәсән Муса улы (1801–1863), 1 нче гильдия сәүдәгәр. Иганәчелек эшчәнлеге өчен 2 мәртәбә алтын медаль белән бүләкләнә (ваба белән авыручылар өчен Казанда ачылган хастаханә төзелешенә зур суммада акча бирә);

Мөхәммәт Муса улы (1804–1877), 2 нче гильдия сәүдәгәр, нәселдән күчмә шәрәфле граждан. Кече ир туганнары белән уртак күн заводы хуҗасы. 1839–1841 елларда шәһәрнең Татар бистәләре ратушасы башлыгы.

Аның улы Мөхәммәтйосыф Мөхәммәт улы (1833–1903), 1 нче гильдия сәүдәгәр, Казанның татарлар яшәгән өлешендә иң зурлардан саналган «Апанай йорты» кунакханәсе хуҗасы. Йон һәм күн белән сәүдә итә. Казан шәһәр думасына сайлана, 2 нче Җамигъ мәчетнең җәмәгать идарәчесе була.

Аның улы Габдулла Мөхәммәтйосыф улы (1873 – 28.9.1937), 1 нче гильдия сәүдәгәр, ат заводы, 3 табышлы торак йорт, 300 дис. җир һәм утар хуҗасы. Апанаев белән Казаковларның уртак сәүдә-сәнәгать ширкәтен оештыручылардан («Торгово-промышленное товарищество Апанаевых и Казаковых»). Иганәчелек эшчәнлеге өчен Казан губернасы балалар ятимханәләре җәмәгать идарәчеләренең шәрәфле әгъзасы итеп сайлана. 1937 елда кулга алына, атарга хөкем ителә.

Габделкәрим Муса улы (1813–1874), 2 нче гильдия сәүдәгәр, бертуганнары белән уртак күн заводы хуҗасы. Казан өязе Курса авылында таш мәчет төзетүгә өлеш кертә. Уллары: Мөхәммәтвәли (1835–1885), Мөхәммәтзакир (1846–1912), Габдерахман (1852–1910) – өчесе дә 2 нче гильдия сәүдәгәрләр. Ташкент, Бохара, Хива шәһәрләрендә сату-алу белән шөгыльләнәләр.

Мөхәммәтзакир улы Мөхәммәтвәли скрипкачы була (кара: В.З.Апанаев).

Гобәйдулла Муса улы (? – 1870), 2 нче гильдия сәүдәгәр. Бертуганнары белән уртак күн заводы хуҗасы. Казан өязе Курса авылында таш мәчет төзетүгә өлеш кертә.

2) Йосыф Исмәгыйль улы (1770 – 1825 елдан соң), 2 нче гильдия сәүдәгәр, Казанда сабын һәм 3 күн заводы хуҗасы була. Сабын заводы 1818 елда 3 мең пот сабын җитештерә. 1806–1809 елларда басмаханә тота. 1794–1800 дә Казан шәһәр думасы гласные, гражданлык һәм җинаять эшләре мәхкәмәләре утырышчысы.

3 улыннан – Хөсәен, Салих (1806–1887) һәм Исхактан (1815–1908) иң кечесе мәгълүм зат.

Исхак Йосыф улы 1 нче гильдия сәүдәгәр, Казанда сабын заводы тота.

Аның улы Габделкәрим Исхак улы (5.4.1840 – 1893), 2 нче гильдия сәүдәгәр. Йон, күн, сабын һәм киҗе-мамык тукыма белән сәүдә итә. Казанның Болак арты өлешендә берничә табыш йорты тота.

Уллары Габдулла (кара: Г.Г. Апанаев) һәм Мөхәммәтбәдретдин Габделкәрим улы (3.10.1867 – 1937 елдан соң), 1 нче гильдия сәүдәгәр, нәселдән күчмә шәрәфле граждан. Сабын заводы, Казанда 1 нче разрядлы кибет, Мәскәүдә комиссиягә тапшырылган товарлар сату конторасы хуҗасы була. 1898–1917 елларда Казан шәһәр думасы гласные, Казан шәһәр мөселманнары хәйрия җәмгыяте рәисе (1910–1917), Александр исемендәге һөнәр һәм Казан коммерция училищеләре җәмәгать идарәчеләре әгъзасы.

Мөхәммәтбәдретдин Габделкәрим улы Татар милли азатлык хәрәкәтендә катнаша, «Иттифакъ әл-мөслимин» партиясенә финанс ярдәме күрсәтә. Татарлар өчен югары белем бирүче уку йорты ачу кирәклеген яклый. 1905 елның октябрендә полицияне коралсызландыруда катнаша. Казанның Иске һәм Яңа Татар бистәләре приставы вазифасын үтәргә халык тарафыннан сайлана.

Совет хакимияте урнаштырылу белән килешми, 1923 елда Төркиягә китә.

Әхмәт Мөхәммәтбәдретдин улы (1892–1942), Октябрь революциясенә кадәр әтисе белән бергә, Совет хакимияте урнашкач, Казанда ипи кибетендә эшли. 1930 еллар ахырында ун елга ирегеннән мәхрүм ителә, Печора елгасы тамагындагы «Устьпечлаг» лагеренда гомере өзелә.

Әдәбият

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XX веков). Казань, 1995.

Свердлова Л.М. Купечество Казани: дела и люди. Казань, 1998.

Автор – Л.М. Свердлова