Якынча 50 төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясында таралганнар.

ТР территориясендә 2 төре бар. Женева үргәләге (A. genevensis) (йөнтәс үргәләк) республиканың һәр җирендә, шуышма үргәләк (A. reptans) (яра үләне), нигездә, Кама алдында очрый. Ылыслы, киң яфраклы һәм катнаш урманнарда, куаклар арасында, болыннарда үсәләр.

5-40 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Шуышма үргәләк озын, шуышма, тамырланучан ботаклы, сабагы шома. Женева үргәләге горизонталь җәенке тамырлы, сабагы барлык яктан көдрә төкчәләр белән капланган. Үргәләкнең яфраклары бөтен читле, кырыйлары эре тешчәле, таралгыдагылары – озын сапларда, сабактагылары утырма. Чәчәкләре зәңгәр, күк, ара-тирә ак яки алсу төстә, сабак очындагы чук чәчәк төркеменә җыйналган. Җимеше – күпчикләвекчек. Май-июльдә чәчәк аталар. Орлыктан һәм вегетатив ысул белән үрчиләр.

Җир өсте өлешләрендә эфир мае, дуплау матдәләре, флавоноидлар бар.

Үләне төнәтмәсе бөрештергеч, бәвел кудыру һәм яра төзәтү чарасы буларак кулланыла.

Декоратив, баллы үсемлекләр.

Шуышма үргәләк