Эчтәлек

Башта кабилә юлбашчысын, аннары югары идарәчене, падишаһны белдергән; сәлҗуклар һәм харәземшаһлар дәүләтләрендә кенәз титулы буларак кулланылган.

Монголлар империясендә хан дип каганга буйсынган олыс идәрәчеләрен атаганнар.

Алтын Урдада һәм ул таркалганнан соң барлыкка килгән татар ханлыкларында хан — таҗ кидерелгән идарәче титулы.

Кайбер төрки халыкларда (татарларда, казакъларда һ.б.да) «хан» сүзе катлаулы ир-ат исемнәренең бер өлеше буларак та (мәсәлән, Касыймхан, Миңнехан), уйгырларда — хатын-кыз исемнәрендә дә (мәсәлән, Алимхан) кулланыла башлый, әмма бу исем йөртүчеләрнең социаль килеп чыгышы белән бәйле түгел.

Әдәбият

Худяков М.Г. Очерки по истории Казанского ханства. К., 1923; 

Бартольд В.В. Хан // Сочинения. М., 1968. Т. 5.

Автор — М.Г.Госманов