Эчтәлек

Борынгы төркиләр аны Ыдук Йер-Суб (Изге Җир-Су) дип атаганнар һәм аны баш алла, үзләренең саклаучысы дип санаганнар.

Алтайлылар Җир-Суны тау һәм елга башларында яши торган 17 мәрхәмәтле алланың берлеге (синтезы) итеп күзаллаганнар. Иң кодрәтле, иң зур хөрмәткә ия алла булып Йо-кан саналган. Ул күккә кадәр җиткән чыршы – Дөнья агачы үсеп утырган җир үзәгендә яши икән.

Кайбер галимнәр раславынча (М. Бакиров һ.б.), борынгы төрки телле халыклар әлеге агачның 17 ботагы бар дип санаганнар; татар хатын-кызлары муенсасындагы тәңкәләр санының 17 булуы нәкъ шуның белән бәйле.

Г. Рубрукның төрки кешене җирләгәндә 17 атны корбан китерү турындагы хәбәре дә бик кызыклы.

Хакасларның күзаллауларында Җир-Су – таулар, урманнар, елга һәм күлләр рухы – хуҗасы, татарлардагы иягә тиң.

Татар фольклоры һәм әдәбиятында Җир-Су образы туган җиргә булган мәхәббәтне чагылдыра.

Әдәбият

Дәүләтшин Г. Төрки-татар рухи мәдәнияте тарихы. Казан, 1999.

Бакиров М. Шигърият бишеге. Гомумтөрки поэзиянең яралуы һәм иң борынгы формалары. Казан, 2001.

Стеблева И.В. К реконструкции древнетюркской религиозно-мифологической системы // Тюркологический сборник. М., 1972.

Басилов В.Н. Йер-Су // Мифы народов мира. М., 1987. Т. 1.

Автор – Ф.И. Урманчеев