- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тәтеш районындагы авыл, Куйбышев сусаклагычы ярында, Тәтеш шәһәреннән 19 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан
XVIII йөздә нигезләнә. XVII йөздә шундагы җирләр дворян Молоствовлар нәселенә бүләк ителә.
1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
Беренче утар корылмалары 1870 елларда төзелә. XX йөз башында утар чәчәк ату чорына аяк баса: 1903 елда авыл Тәтеш өязе дворяннары башлыгы В.Г.Молоствов милкенә күчә, ул хатыны Е.В.Бер белән даими рәвештә утарында яши.
1911 елгы тасвирлама буенча, утар территориясендә ике катлы таш йорт, таш аш-су бүлмәсе, бер катлы агач флигель, прикзчик фатиры урын алган таш йорт, сөт бинасы, өч баз, ике амбар, ашлык сугу-киптерү бинасы, ике сыер абзары, бозаулар абзары, өч ат абзары, карета бинасы, дача флигеле, кер юу бинасы, урман каравылчысы өе, өч мунча урнашкан. Йорт артында Молоствовларның алма бакчасы булган, бакча террасалар рәвешендә Иделгә таба сузылган. Шунда ук төрле югарылыкта агып яткан чишмәләрдән туенган буалар булдырылган, буаларда керкә балыклары үрчетелгән. Аракы заводы эшләгән.
1890 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 52,8 дисәтинә тәшкил итә.
Авыл халкы Монастырский авылының Илия чиркәвенә карый.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Сөйки волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан – Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш районында.
Хәзер – Монастырский авыл җирлегендә.
1931 елда «Красный горняк» колхозы оештырыла. 1950 елдан авылда – Калинин исемендәге колхоз (үзәк утары – Монастырский авылы), 1993 елдан – 74 нче урта һөнәри техник училищеның, 1996–2008 елларда 74 нче һөнәри училищеның уку-укыту хуҗалыгы эшли.
1929 елда утарда коммунист яшьләр мәктәбе ачыла. 1931 елда утарда Е.Бер-Молоствова башлангычында – Язучылар иҗат һәм ял йорты (анда С.Толстая, П.Павленко, С.Мстиславский, Е.Шварц һ.б. булып китә), соңрак – балалар туберкулёз шифаханәсе, 1941–1967 елларда – балалар йорты, 1970 елга кадәр – картлар йорты, 1974 елдан «Чайка» балалар лагере урнаша (утар территориясендә җәйге айларда эшли).
Авыл тирәсендә төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле «Озын Алан» дәүләт табигать саклаулыгы урнашкан (мәйданы – 400 га дан артык), ул аланлыкны, киң яфраклы урманны (287 га), карагай, юкә һәм каен аллеяларын, экзотик агачларны һәм куакларны, шулай ук дворян Молоствовлар утарын (1904–1907 елларда В.Г.Молоствов, башка мәгълүматлар буенча, 1860–1870 елларда Г.В.Молоствов тарафыннан төзелә; неоклассицизм стилендәге утар архитектурасы истәлеге; хәзер – Тәтеш төбәге тарихы музее структур бүлекчәсе) үз эченә ала.
2011 елдан утарда дворян Молоствовлар нәселе тарихына багышланган экспозиция урнаша (мәйданы – 231,5 кв.м, 300 дән артык саклау берәмлеге), анда XVIII–XIX йөзләр руслар киеме, конкүреше, фарфор тупламалары һ.б. куелган. Саклаулык территориясендә үсемлекләр, бөҗәкләр, сөйрәлүчеләр, кошлар, имезүчеләрнең Татарстанның Кызыл китабына кертелгән сирәк төрләре очрый; төзекләндерелгән «Елизавета» чишмәсе бар.
Авыл янында археология истәлекләре – Долгая Поляна I, III табылдыклары (югары палеолит–элгәреге мезолит, мезолит–энеолит дәверләре), Долгая Поляна I, II, III туктаулыклары (югары палеолит-мезолит, неолит дәверләре, бронза гасырның соңгы чоры, гомумболгар истәлеге), Долгая Поляна I, II, III авыллыклары (Имәнкискә культурасы, Алтын Урда чоры болгар ядкәрләре), «Рудник» туктаулыгы (мезолит дәвере, бронза гасырның соңгы чоры) табыла.
1859 елда – 117,
1897 елда – 135,
1908 елда – 292,
1920 елда – 121,
1926 елда – 137,
1938 елда – 165,
1949 елда – 250,
1958 елда – 212,
1970 елда – 140,
1979 елда – 35,
1989 елда – 26,
2002 елда – 10,
2010 елда – 17,
2021 елда – 20 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.