Биографиясе

1932 елның 11 мае, Томск шәһәре — 2009 елның 20 гыйнвары, Түбән Новгород шәһәре.

Томск университетын тәмамлый (1955).

1955–1957 елларда «Красное Знамя» газетасы (Томск) редакциясе хезмәткәре.

1957–1959 елларда — Ерак Көнчыгыш хәрби округы штабының Тыл идарәсе, 1959–1962 елларда Хабаровск крае балыкчылык кулланучылар берлеге күмәртәле сәүдә базасы юрисконсульты.

1962–1971 елларда хезмәт ияләре депутатлары советының Хабаровск шәһәре Индустриаль районы башкарма комитеты секретаре.

1971–1976 елларда Хабаровск, 1976–1991 елларда Горький югары партия мәктәпләре, 1991–1992 елларда Түбән Новгород социаль-сәяси институты укытучысы.

1992 елдан Түбән Новгород университетында, дәүләт һәм хокук теориясе һәм тарихы (1994 елга кадәр), конституцион һәм административ хокук (1994–1997) кафедралары мөдире.

Хезмәтләре дәүләт хокукы, административ, конституцион хокук, генеалогия мәсьәләләренә карый.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре       

Планирование работы местных Советов. М., 1977;

Информация в практике работы местных Советов. М., 1986;

Конституционное право. Н.Новгород, 1998;

Родословная Казаковых (XVI–XXI века). Н.Новгород, 2002 (автордаш).

Автор — Е.Б.Долгов