Эчтәлек

1897 ел, Казан губернасы, Зөя өязе Чукры Алан авылы — 1937 елның 3 августы, Мәскәү.

1915–1917 елларда Казанда мәдрәсәдә укыта.

1917 елларда Татар укытучылары берлеге Казан шәһәр һәм губерна оешмасының идарә секретарь-әгъзасы.

1917–1919 еллар башында «Кызыл Байрак», «Эшче» (Казан, Мәскәү) газеталары мөхәррире.

1919 елларда РКП(б)ның Казан губерна комитеты каршындагы мөселман бюросының җаваплы секретаре.

1919–1920 елларда «Башкортстан хәбәрләре» (Эстәрлетамак) газетасы мөхәррире.

1920 елда дәүләт кризисы вакытында Башкортстан революцион комитеты рәисе Ә.Ә.Вәлиди белән Башкортстаннан китә. Ә.Ә.Вәлиди, Башкортстанның вәкаләтләрен чикләү белән ризалашмыйча, большевиклар белән хезмәттәшлек итүдән баш тарта һәм Урта Азия халыкларының Совет хөкүмәтенә каршы юнәлтелгән милли хәрәкәтенә кушыла. Рәхмәтуллин кулга алына һәм аңа карата тикшерү алып барыла (1920–1921).

Азат ителгәннән соң, Төрки халыкларның үзәк бюросы нәшриятында әдәби хезмәткәр, Татарстан өлкә партия мәктәбендә уку-укыту бүлеге мөдире һәм укытучы.

1922–1928 елларда Татарстан коммунистлар университеты укытучысы һәм уку-укыту бүлеге мөдире (Казан).

1928–1931 елларда ТАССР мәгариф халык комиссары.

1932–1934 елларда ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитетында бүлек мөдире.

1934–1935 елларда Марксизм-ленинизм институтында (Казан): директор, марксизм-ленинизм классиклары хезмәтләрен тәрҗемә итү бюросы җитәкчесе.

1935–1936 елларда Татарстан дәүләт нәшриятында тәрҗемәче.

1936 елда кулга алына. Репрессияләр чоры корбаны; үлгәннән соң аклана (1958).

Әдәбият

Книга памяти жертв политических репрессий. Казань, 2004. Т. 12.

Автор – И.Р.Вәлиуллин