- РУС
- ТАТ
сөйләүченең хис-тойгыларын, эчке кичерешләрен, теләк-ихтыярын белдерүче төрләнми торган сүз төркеме
Атау функциясенә ия түгел, җөмлә кисәге булып килә алмый; интонация, ишарә, мимика белән тыгыз бәйләнештә.
Татар телендә ясалышы буенча ымлыклар ике төргә бүленә:
1) төп ымлыклар — аларга төрле авазлардан яки аваз җыелмаларыннан гына торган, башка сүз төркемнәре белән бәйләнмәгән ымлыклар керә: а, ә, и, ай, әй, их, һе, һи, ай-һай, абау, әбәү һ.б.;
2) ясалма ымлыклар — башка сүз төркемнәреннән (пәрәмәч, менәтерәк), фразеологизмнардан (йөзе кара булгыры, шайтан алгыры), алынма сүзләрдән (ура, браво, билләһи) барлыкка килә.
Кайбер ымлыклар татар телендә сирәк очрый торган яки гадәти булмаган авазлардан һәм авазлар тезмәсеннән ясала: трр, тсс, тфү. Төзелешләре ягыннан төп ымлыкларны 3 төркемгә бүлеп өйрәнәләр:
Составы ягыннан ясалма ымлыклар гади, кушма һәм тезмә булырга мөмкин.
Мәгънә ягыннан эмоциональ һәм императив ымлыклар була.
Күпчелек эмоциональ ымлыклар күп мәгънәле булулары белән аерылып тора, мәсәлән, а, ай, и, их, ух, эх, әй, абау, әбәү һ.б. Интонациядән һәм контексттан чыгып, бу ымлыклар төрле мәгънә белдерергә мөмкин: соклану, гаҗәпләнү, шатлану, танып алу, үкенү, шөбһәләнү, ачулану һ.б. Гадәттә, Аллаһка мөрәҗәгать итү сүзләре дә эмоциональ ымлыклар составында карала: ай Аллам, әй Раббым, Илаһым Раббым һ.б. Императив ымлыклар ихтыярны, чакыру, өндәү яки әйдәү кебек мәгънәләрне белдерә: ау (чакыру), каравыл (курку) һ.б.
Ымлыкларның аерым төркемен сөйләм этикетына кергән, көндәлек тормышта еш кулланыла торган үзенчәлекле сүзләр тәшкил итә: нихәл, исәнме, сау бул, гафу итегез, рәхим итегез һ.б.
Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. К., 2006;
Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К., 2006;
Татар грамматикасы. К., 2016. Т. 2.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.