Биографиясе

1892 ел, Сембер губернасы, Карсун өязе Дракино авылы – 1938 елның 15 сентябре, Кырым АССР, Евпатория шәһәре.

Ә.В.Алимбәковның бертуганы.

Сембердә кызлар гимназиясен тәмамлаганнан соң, губернаның Буа һәм Карсун өязләрендә балалар укыта.

1918 елның җәендә баш күтәргән Чех-словак корпусына һәм КОМУЧның Халык армиясенә каршы Сембер шәһәре өчен барган бәрелешләрдә катнаша. 1919 елда Сембер губернасының халык мәгарифе бүлеге инструкторы һәм РКП(б)ның Сембер шәһәр комитетында татар секциясе секретаре.

1919 елның октябреннән Казанда укыта, бер үк вакытта РКП(б) губерна комитетында мөселман коммунистлар бюросы әгъзасы. 1919–1927 елларда (бүленеп) Казан университетының медицина факультетында укый. Күпмедер вакыт Е.Дебс исемендәге ятим татар балалары йорты мөдире була.

1921 елдан Урта Азиягә партия эшенә җибәрелә, Ташкентта хатын-кызлар арасында эшли.

Табиблек дипломы алганнан соң, 1932–1935 елларда В.С.Груздев җитәкчелегендә Казан медицина институтының акушерлык-гинекология клиникасында эшли.

1935–1937 елларда Ә.В.Алимбәкова Согуд Гарәбстанында табибә булып эшли.

Әдәбият

Белялов У.Б., Таиров Н.И. Алимбековы. Казань, 1986.

Таиров Н. Алимбекова А.В.// Борцы за счастье народное. Казань, 1983, Кн. 2.

Автор – Н.И.Таиров