1990 елда СССР Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгенең энергетика бүлеге буларак, 1992 елдан – Россия Фәннәр академиясенең Казан филиалы Казан физика-техника институтыннан аерылып чыга, 2004 елдан РФА КГҮ Энергетика проблемалары тикшеренү үзәге, 2017 елдан хәзерге исемдә.

Гидродинамика, җылылык масса әйләнеше, энергетика, термодинамика өлкәсендә фундаменталь тикшеренүләр белән шөгыльләнә; ресурс һәм энергия саклаучы технологияләр һәм җайланмалар эшләү; органик чималдан энергия җитештерү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау; Россиядә энергетика комплексларын һәм ягулык-энергетика балан-сларын үстерү һәм планлаштыру стратегиясен, энергоэффектив һәм экологик яктан чиста технологияләрне, углеводород табу һәм куллану чараларын булдыруның физик-техник нигезләрен, үзле-сыгылмалы-пластик мохиттә төрле дәрәҗәләрдә зыяннарны һәм аларның торышының физик-механик модельләрен өйрәнү өлкәләрендә тикшеренүләр үткәрә..

Институт структурасына механик деформация һәм җимерелү, энергетика системалары һәм технологияләр, гидродинамика һәм җылылык алмашу, җылылык физикасы һәм дулкын технологияләре лабораторияләре керә.

Институтта 40лап кеше эшли.