- РУС
- ТАТ
Сөн елгасының (Агыйдел елгасы бассейны) сул кушылдыгы.
Озынлыгы 39,9 км, бассейнының мәйданы 237,2 км2. Елга башы Мөслим районының Горбуновка авылы янында, тамагы Актаныш районының Чуракай авылыннан 1 км көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 220 м, тамагыныкы – 80 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 31%.
Калмыяның 4 тән алып 12,4 км га кадәр озынлыктагы 9 кушылдыгы бар; иң зурысы – Дусай елгасы (уң). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,4 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 1,1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 90 мм, ташу агымы катламы 68 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Калмыя ноябрь башында туңа. Тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,18 м3/с.
Суы язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 500-700 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.
Калмыя бассейнында суның гомуми күләме 3,6 млн м3 булган 5 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.