Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы асаба башкортлар, дәүләт крәстияннәре һәм типтәрләргә бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, таш чыгару һәм эшкәртү кәсепчелеге тарала.

Авыл халкы 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында Е.И.Пугачёв ягында актив көрәшә.

XX йөз башында авылда мәчет (1820 елдан мәгълүм), мәктәп, су тегермәне, тимерче алачыгы, бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2126 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1918 елга кадәр – Уфа губернасы Минзәлә өязе Пучы волостена, 1918–1919 елларда Әтрәкле волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1944 елның 19 февраленнән – Матвеевка, 1954 елның 19 ноябреннән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән Минзәлә районында.

Хәзер Иркәнәш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “ДИЛ” колхозы оештырыла, 1958 елда “Кызыл Байрак” колхозы белән Тукай исемендәге колхозга берләштерелә һәм 2000 елга кадәр эшли. 2006 елдан – “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2017 елдан “Әнәк” агрофирмасы (Актаныш районы) составына керә.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында, “Әнәк” агрофирмасында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1936 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1973 елда – урта, 2011 елда – тулы булмаган урта, 2015 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, 2016 елда ябыла.

Авылда мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1995 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

И.И.Әхмәтханов (1963–2008) – С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры актеры;

Р.Р.Кәбиров (1962 елда туган) – педагогика фәннәре кандидаты, Әлмәт дәүләт нефть институты доценты, РФнең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре.

Халык саны

1795 елда – 90,
1859 елда – 346,
1870 елда – 434,
1884 елда – 360,
1897 елда – 703,
1906 елда – 720,
1913 елда – 762,
1920 елда – 720,
1926 елда – 696,
1938 елда – 531,
1949 елда – 457,
1958 елда – 354,
1970 елда – 400,
1979 елда – 436,
1989 елда – 319,
2002 елда – 265,
2010 елда – 215,
2017 елда – 243 кеше (татарлар).