Биографиясе

1897 елның 5 июне, Пермь губернасы, Екатеринбург өязе Кочнево авылы – 1957 елның 17 феврале, Казан шәһәре.

Ленинград университетын (1924), Ленинград Шәрык телләре институтын (1926) тәмамлый.

1938 елдан Казан педагогия институтында. 1940 елдан Казан университетында, 1945 елдан рус теле һәм гомуми тел белеме кафедрасы мөдире.

Түбән Кама буеның югары зонасындагы Вятка һәм Владимир-Идел буе сөйләшләренең таралышын өйрәнә. Хезмәтләре Идел буендагы рус сөйләшләренә, Мәскәү дәүләтенең эш телендәге фарсы алынмаларына карый.

Әдәбият

Памяти Е.К.Бахмутовой // Ученые записки Казанского университета. 1961. Т. 121, книга 3.

Библиографический словарь профессоров и преподователей Казанского университета. 1905–1963. Казань, 1965. Выпуск 2.