Тарихы

1822 елда нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Акчишмә исеме белән мәгълүм.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда поташ заводы була.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 84 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Кече Кирмән волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Югары Ушма авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Яңа тормыш” колхозы оештырыла. 1960 еллар башында авыл “Татарстан” колхозы составына керә (ЮгарыУшма, Иске Завод, Хәсәнша, соңрак – Эшче авыллары). 1973 елда  “Татарстан” колхозы – “Ушма” совхозы, 1994 елда – “Ушма” күмәк предприятиесе, 2002–2005 елларда “Ушма” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә.

Мәгариф

2015 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Күренекле кешеләре

С.Ш.Алкин (1867–1919) – хокук белгече, “Иттифак әл-мөслимин” партиясен оештыручыларның берсе, Алкин авылында утар хуҗасы, “Казан мөхбире” газетасы мөхәррире һәм нашире (1905–1908 елларда), “Әхбәр” газетасы нашире (1907–1908 елларда), Казан губернасыннан I Дәүләт Думасы депутаты (1906 ел).

Халык саны

1859 елда – 61,
1897 елда – 141,
1908 елда – 170,
1920 елда – 258,
1926 елда – 285,
1938 елда – 234,
1949 елда – 253,
1958 елда – 184,
1970 елда – 208,
1979 елда – 184,
1989 елда – 75,
2002 елда – 48,
2010 елда – 43,
2017 елда – 34 кеше (татарлар).