1918 елның маенда Казан губернасының үзара кредитлашу, ссуда бирү-саклау ширкәтләре берлеге җирлегендә оештырыла.

Максаты — Казан губернасындагы, Вятка һәм Сембер губерналарының 7 өязендәге кооперативларны һәм аларның берләшмәләрен кредитлау һәм һөнәрчелек промыселларын үстерү өчен шартларлар тудыру юлы белән ярдәм итү.

1919 елда Казан төбәге кредит кооперативлары һәм хезмәт артельләре берлеге дип үзгәртелә.