Биографиясе

1926 елның 20 мае, Бөгелмә кантоны Сугышлы авылы – 1999 елның 12 декабре, Казан.

1941–1943 елларда Лениногорск районының Калинин исемендәге колхозында эшли.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1951–1988 елларда Ромашкино район нефть үткәрү идарәсендә технологик насослар машинисты.

Герой исеме нефть чыгаруда җидееллык план (1959–1965 еллар) йөкләмәләрен үтәүдә һәм эштә югары техник-икътисади күрсәткечләргә ирешкәне өчен бирелә.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Ларичева Э. Зайнагов Зямиль Сираевич // Герои Социалистического Труда Татарии: Док. очерки. Казань, 1984. Кн. 2;

Хозяева подземных магистралей. Путь длиною в пятьдесят лет. Казаень, 1999;

Терегулов З.У., Хуснутдинова Р.Р. Труженики подземных артерий. 1949–1999. Казань, 2000.