Болгар бизәлеш сәнгате тарихы өч чорга – Болгар дәвере башлары (VIII–X йөзләр), Болгар дәүләте (X йөз – XIII йөзнең беренче яртысы) һәм Алтын Урда (XIII йөзнең икенче яртысы – XV йөзнең башы) дәверләренә бүленә.

Чүмеч. Урал – Көнбатыш Себер регионы. IX–X гасырлар

Бронза, кою, ую. Мәрҗани фонды

Нигезе

Чигә алкалары. Идел буе Болгар дәүләте, Биләр. XI – XIII гасыр башы

Алтын, чүкү, басма, бөртекләү, җепкыр. Мәрҗани фонды

Болгар бизәлеш сәнгате борынгы Үзәк Азия кабиләләре, урта гасырлар башында яшәгән һуннар, сарматлар, Көнбатыш Төрки каганлыгы, Бөек Болгар, Хәзәр дәүләте тарихи-мәдәни мирасы нигезендә барлыкка килә.

Болгар бизәлеш сәнгате күчмә дала тормышы һәм утрак игенчелек цивилизациясенең үзара тәэсирләшүе шартларында, Салтау-Маяк культурасының көчле йогынтысы нәтиҗәсендә үсеш ала. Аның сәнгать традицияләре формалашуга Азак һәм Кара диңгез буе шәһәрләренең эллиник мәдәнияте, шулай ук  Кавказ арты һәм Иран сәнгате зур тәэсир ясый.

Беләзекләр. Идел буе Болгар дәүләте. XII йөз ахыры – XIII йөзнең беренче яртысы

Көмеш, чүкү, эретеп ябыштыру, бөртекләү, җепкыр. Мәрҗани фонды

Элгәре Болгар дәвере

Элгәре Болгар дәвере сәнгатенә караган җирләү йоласы әйберләре (ат дирбиясе, корал, хәрби кием детальләре, савыт-саба, бизәмәләр һ.б.) Олы Тархан, Танкеевка һ.б. каберлекләрдә табыла. Аларда борынгы төркиләрнең мәҗүсилек белән бәйле мифологиясе, дөньяга карашлары чагылыш тапкан.

Табылдыклар хайван, үсемлек сурәтләре, геометрик рәсемнәр, әкияти мотивлар белән бизәлгән, кайберләрендә борынгы Көньяк Себер, Үзәк Азия мәдәнияте йогынтысы сизелә.

Болгар бизәлеш сәнгатенә гомумиләштелергән реализм (хайваннарның стильләштерелгән рәсемнәре) чалымнары кергән үзенчәлекле «җәнлек стиле» хас. Каз, үрдәк, әтәч, канатларын җәйгән ике башлы фантастик кош сурәтләре еш очрый.

Асылмалы чигә алкалары. Кама алды. XII – XIII йөзнең беренче яртысы

Көмеш, алтын йөгертү, эретеп ябыштыру, бөртекләү, җепкыр. Мәрҗани фонды

Болгар дәүләте чоры

Болгар дәүләте чорында болгар бизәлеш сәнгате ислам мәдәнияте йогынтысында формалаша. Металлны нәфис эшкәртү, зәргәрчелек, керәч, сөяккә уеп бизәк ясау сәнгате югары үсеш ала.

Идел буе Болгар дәүләтендә феодалларның сарайлары, җәмәгать йортлары, дини биналар, кирмән корылмаларының күпләп төзелүе монументаль архитектура үсешенә, аның бизәлеше камилләшүгә этәргеч бирә, соңрак калку сын рәвешендә кабарынкы итеп ташка уеп эшләнгән канатлы барс, бөркет, арыслан, гыйфрит сыннарының мотивлары Владимир-Суздаль Русе чиркәү архитектурасына үтеп керә.

Зәркән сәнгатенең нечкә металл җепселләрне бөтереп (җепкыр) һәм бөртекләү ысулы кулланып (Болгар чигә асылмасы), асылташлар беркетеп эшләнгән гаҗәеп үрнәкләре саклана.

Көмешне каралту, чүкеп бизәк төшерү, уеплау, ташны уеп бизәү, басма ысуллары кулланыла (мәсәлән, Бутаиха хәзинәсе). Металл әйберләр (йозаклар, зиннәтле балталар, аеллар һ.б.) җәнлек сурәтендәге вак фигуралар һәм орнаментлар белән бизәлә. Маклашеевка җайдаклары кеше сынын сурәтләүнең уникаль үрнәге булып тора.

Керәч сәнгате җитештерү технологиясенең югары баскычына күтәрелә; мөгезе бөгәрләнгән тәкә, ат, эт, поши, аю, үрдәк башы рәвешендәге савытларның борыннары һәм тоткалары, төрле формадагы кувшиннар, хумнар, тәлинкә, лампа, уенчыклар һ.б. безнең көннәргәчә сакланган.

Бил табагы. Алтын Урда. XIV гасыр

Көмеш, чүкеп бизәк төшерү, гравирлау, алтын йөгертү. Мәрҗани фонды

Алтын Урда чоры

Бил каеше өчен эшләнмәләр. Алтын Урда. XIV йөзнең икенче яртысы – XV йөз чиге

Көмеш, кою, алтын йөгертү, чүкеп бизәк төшерү, гравирлау. Мәрҗани фонды

XIII йөзнең 2 нче яртысы – XV йөз башында болгар бизәлеш сәнгате Алтын Урда мәдәниятенең шушы төбәк төре буларак үсеш ала. Анда Якын һәм Ерак Көнчыгыш мөселман илләренең, аеруча Кече Азия сәлҗүкләренең һәм Мисыр мәмлүкләренең купшы, бай бизәкле сәнгатенә хас типтагы һәм формадагы әйберләр, бизәлеш үрнәкләре һәм композицияләре күренә башлый (лалә чәчәге, пальма яфрагы рәвешендәге бизәкләр, «бәхет төене» дип аталучы үрмә бизәкләр, гарәп язмасы, ташъязма бизәкләр һ.б.).

Асылташлар кулланып, алтын һәм көмештән зиннәтле әйберләр җитештерү киң тарала. Алар арасында Алтын Урда сәнгатенә хас үтә юка челтәрле һәм алтын яки көмеш йөгертелгән җепкыр белән эшләнгән зәркән бизәмәләре, нәфис металлдан ясалган сарай җиһазлары (савытлар, кубоклар, савыт-саба), корал, ат дирбиясе бар (кара: Җүкәтау хәзинәсе, «Мономах бүреге», Зәргәрчелек сәнгате).

Архитектура сәнгатендә ташка, алебастрга бизәк ую, аны кою ысуллары югары үсеш ала, монументаль биналарның эчке бизәлешендә төсле майолика, мозаика, дивар нәкыше кулланыла.

Алтын Урда дәвере болгар бизәлеш сәнгате үзенчәлекләре кабер ташларындагы уелмаларда, бизәкләрдә, каллиграфик язуларда ачык чагылыш таба (кара: Эпиграфика ядкәрләре).

Көзге. Алтын Урда. XIV гасыр

Бронза, кою. Мәрҗани фонды

Йогынтысы

Болгар бизәлеш сәнгате әсәрләре Киев Русенә, Владимир-Суздаль Русенә, Якын һәм Ерак Көнчыгыш, Балтыйк буе, Көнбатыш Европа илләренә озатыла, Көньяк Уралда һәм Себердә тарала.

Болгар бизәлеш сәнгате славян һәм фин-угыр халыклары сәнгатенә йогынты ясый. Аның традицияләре Идел-Урал татарларының зәргәрчелек, ташка уеп бизәк ясау сәнгатендә, агачтан салынган торак йортларның, күн әйберләрнең бизәлешендә үсеш ала.

Шулай ук кара: Идел буе Болгар дәүләте.

Йөзек. Идел буе Болгар дәүләте. XI – XIII гасыр башы

Көмеш, чүкү, гравирлау, каралту. Мәрҗани фонды

Әдәбият

Смирнов А.П. Волжские булгары. М., 1951.

Плетнёва С.А. От кочевий к городам. Салтово-маяцкая культура. М., 1967.

Валеев Ф.Х. Орнамент Казанских татар. Казань, 1969.

Валеев Ф.Х. Древнее и средневековое искусство Среднего Поволжья. Йошкар-Ола, 1975.

Валеева Д.К. Искусство волжских булгар (X – начало XII вв.). Казань, 1983.

Фахрутдинов Р.Г. Очерки по истории Волжской Булгарии. М., 1984.

Валеев Ф.Х., Валеева-Сулейманова Г.Ф. Древнее искусство Татарии. Казань, 1987.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова