- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чистай районындагы авыл. Казан – Оренбург автомобиль юлы буенда, Чистай шәһәреннән 7 км көнбатыштарак урнашкан
XVIII йөз ахырында – XIX йөз башында нигезләнә. 1861 елгы реформага кадәр халкы крепостной крестьяннар катлавына керә (алпавытлар арасында – сенатор, хакыйкый яшерен советник, 4 нче дәрәҗә Изге Владимир, Изге Анна, Изге Александр Невский, Изге Иоанн Иерусалимский орденнары кавалеры М.И.Донауров (1757–1817) һәм аның варислары). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук чүлмәк ясау һәм кирпеч сугу, известь чыгару тарала. Авылда алпавытның зур җиләк-җимеш бакчасы була.
Жукотино (хәзер – Галактионово) авылының Никола чиркәве приходына карый.
1907 елда шәхси йортта өч сыйныфлы земство мәктәбе ачыла, 1910 елда аның өчен махсус бина төзелә, XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 356 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Иванаево волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.
Хәзер Данауровка авыл җирлеге үзәге.
1931 елда «Аврора» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Д.П.Чапалов). 1945 елдан авылда – Казан җиләк-җимеш плодопитомнигы бүлекчәсе эшли, 1950 елдан – җиләк-җимеш питомник-совхозы, соңрак – «Плодопитомнический» совхозы, 1972 елдан – «Смена» совхозы, 2008–2021 елларда «Данауровка» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге, яшелчәчелек, җиләк-җимеш үстерү). Агач эшкәртү предприятиесе эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1919 елда наданлыкны бетерү мәктәбе ачыла. 1963 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли (земство мәктәбе бинасында), 1982 елда яңа бинада кабат ачыла, 1993 елда типик бина төзелә, урта мәктәп статусы бирелә, 2008 елдан – башлангыч мәктәп – балалар бакчасы.
Авылда мәдәният йорты (1933 елдан, 1987 елда яңа бина төзелә), китапханә (1954 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, спорт һәм балалар мәйданчыклары, Казан Мәрьям Ана иконасы кәшәнәсе (2013 елдан) бар.
Мәдәният йорты каршында «Душа» рус җыры ансамбле, «Смешинка» (балалар коллективы) һәм «Вдохновение» вокаль ансамбльләре, «Поэзия» иҗат берләшмәсе эшли.
Авыл янында археология истәлекләре – Данауровка табылдыклары (неолит чоры һәм бронза гасыр), Данауровка I и II авыллыклары, Данауровка каберлеге (монголларгача һәм Алтын Урда чорлары болгар ядкәрләре), авылдан төньяктарак 6 гектар мәйданлы Җүкәтау шәһәрлеге – X–XV йөзләрдәге зур Җүкәтау шәһәре харәбәләре, авыллыклар, мөселман кабер ташлары сакланган зират, 1924 елда авыл янында XIV йөз – XV йөз башы 194 болгар зәркән эшләнмәләреннән торган хәзинә табыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.