- РУС
- ТАТ
Казандагы китапханә
Китапханә фондын «Студентлар клубы» китапханәсеннән китерелгән китаплар тәшкил итә. Легаль һәм легаль булмаган фондлары тарих, икътисад, сәясәт, хокук, беллетристика буенча китап һәм журналлардан туплана. Китапханәдән А.М.Стопани, Н.Э.Бауман, В.И.Ленин һ.б. файдалана.
1889 елның июлендә түгәрәк таркатылганнан соң, китапханәнең төп легаль өлеше полиция кулына эләгә. Легаль булмаган әдәбиятның күпчелеге студентларның шәхси фатирларында саклана (К.И.Кобелев һ.б.), һәм китапханәнең бу өлешеннән 1912 елга кадәр Казан РСДРП(б) комитеты әгъзалары файдалана.
Федоров М.К. Нелегальные библиотеки с начала 70-х годов до второй половины 90-х годов прошлого столетия // Из истории нелегальных библиотек революционных организаций в царской России. М., 1956.
Каримуллин А.Г. Книги и люди: Исследование. Казань, 1985.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.