1906 елның 22 июленнән 1908 елның 9 мартына кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә, барлыгы 69 саны чыга.

Нашире һәм мөхәррире  – Н.О.Прокофьев.

Төрле псевдонимнар астында «Русское собрание», «Союз русского народа» җәмгыятьләренең Казан бүлеге, «Царско-народное русское общество в г. Казани», «Общество церковных старост и приходских попечителей в г. Казани» җәмгыятьләре әгъзалары П.Ф.Будылин, В.Ф.Залесский, А.Н.Поливанов, А.Т.Соловьев һәм башкаларның мәкаләләре һәм кыска язмалары басыла.

Материалларның күпчелеген Россиядә чыга торган монархистик һәм карагруһчыл юнәлештәге «Вече», «Голос русского», «День», «Русское знамя», «Чёрный сокол» һәм башка басмалардан күчерелгән язмалар тәшкил итә.

Газета «Рус газетасы – рус кешеләре өчен» («Русская газета для русских людей»), «Самодержавие һәм халык» («Самодержавие и народность») шигарьләре белән чыга, Россиянең бердәмлеге һәм бүленмәслеге, дәүләт нигезләрен саклау, бөек державачылык шовинизмы һәм антисемитизм кебек уң монархистик партияләргә хас төп принципларны алга сөрә.

Газета материалларында карагруһчыларның кораллы отрядлары тактикасын идеаллаштыру тенденциясе күзәтелә, ул килмешәкләргә яки басып алынган вак милләт вәкилләренә каршы чыга. Сайлау алды кампанияләренә һәм Дәүләт думасы эшенә зур игътибар бирә, монархистик партияләр идеологлары һәм депутатларының чыгышларын бастыра. Россиядәге күп партияләрнең эшчәнлеген тартынмыйча тәнкыйтьли: октябристлар – «дәүләт җинаятьчеләре», «җәзага лаеклылар», кадетлар – «кадюклар», тыныч рәвештә яңарту партиясе – «Ватанның һәм Патшаның дошманнары». Үтә сул партияләрнең сәяси карашларына каршы чыгып, газета аларны «фетнә һәм коткы таратучылар» дип атый, алар тоткан индивидуаль террор тактикасын кискен гаепли, аның җәмгыять өчен куркыныч икәнлеген исбатлый. 1905 елның маеннан 1906 елның маена кадәр террорчылар тарафыннан үтерелгәннәрнең саннарын китерә. Шулай ук газета юнәлешенә туры килердәй фельетоннар, шигырьләр бастыра.

Нашире, өйдә балалар укытып, күп акча эшли алмаса да, аның зур өлешен газета чыгару өчен тота. Матди кыенлыклар туу сәбәпле газетаны ябарга туры килә.

Автор – Г.Р.Заманова.