Биографиясе

Гомер еллары: 1886–1916 еллар тирәсе.

Тормышы турында мәгълүматлар сакланмаган. Сембер губернасындагы бер авылда туганлыгы, Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлагач, Мәскәү университетының юридик факультетында укуы мәгълүм.

Иҗаты

Аеруча танылган комедиясе «Помада мәсьәләсе» 1908 елда басыла, әмма цензураның каршы торуы һәм сәхнәләштерү мәсьәләсендә кайбер кыенлыклар килеп чыгу аркасында, пьеса «Сәйяр» труппасы тарафыннан 1911 елда генә куела. Г.Камал, Г.Кәрам аңа югары бәя бирәләр. Пьеса граҗданлык пафосы, кадимчеләргә һәм татар буржуазиясенең реакцион тарафдарларына каршы үткен сатирасы белән Г.Камалның «Банкрот» (1911), Г.Исхакыйның «Кыямәт» (1910), «Җәмгыять» (1911) пьесалары рәтендә тора.

«Зөләйха белән Фатыйма» пьесасы 1908 елда сәхнәләштерелә.

Багданов билгесез рус авторларының «Хуҗа һәм приказчик», «Югалган хатын» исемле пьесаларын, А.С.Пушкинның «Каменный гость» («Таш кунак») трагедиясен, Л.Н.Толстойның «Крейцерова соната» («Крейцер сонатасы») повестен татарчага тәрҗемә итә.

Багдановның тарих белән кызыксынуы, гыйльми бер утырышта «Казан һәм Казан ханнары тарихы» дип аталган чыгышы хакында «Казан мөхбире» газетасында хәбәр ителә (1906).

Әдәбият

Октябрьгә кадәрге татар театры. Казан, 1988.

Татар пьесалары. Антология. Казан, 1987. 1 китап.

Автор – Н.Г.Ханзафаров