ТАССР Мәдәният министрлыгының 1976 елның 16 декабрь боерыгы нигезендә оеша, 1978 елның 29 июнендә Яшьләр үзәге бинасында ачыла. 1995 елда республика яшүсмерләр китапханәсенә 1039,8 м2 мәйданлы аерым бина бирелә.

Структурада 8 бүлек: фондларны оештыру, укучыларга хезмәт күрсәтү, китапханә-библиографик һәм мәгълүмати процессларны автоматлаштыру, белешмә-библиографик, инновацион-методик, массакүләм чаралар оештыру, яшьләр өчен мәгълүмат үзәге, «Айсберг» социаль-әхлакый китапханә үзәге; штатта 78 кеше.

2014 елга республика яшүсмерләр китапханәсе фондында 105 мең данә китап, 110 исемдә вакытлы матбугат басмалары исәпләнә.

Китапханәнең уку йортларында, интернатларда, лагерьларда, тәрбия колонияләрендә 22 китапханә пункты бар. Аларның хезмәтләреннән елына 175 меңнән артык кеше (85% ы — 25 яшькә кадәрге яшьләр) файдалана.