1982 елда Татар опера һәм балет театры тарафыннан оештырыла (оештыру эшен башлап җибәрүчеләр — ТАССР мәдәният министры урынбасары Р.М.Харисов, театр директоры Р.Мөхәммәтҗанов һәм баш дирижёр В.Куценко), 1985 елдан — бөтенроссия, 1991 елдан халыкара исемнәрен йөртә. Ел саен Казанда февраль аенда уздырыла.

М.Мусоргскийның «Борис Годунов» операсыннан күренеш

Ф.И.Шаляпин исемендәге опера фестивале

Фестиваль программалары, нигездә, Татар опера һәм балет театрында куелган премьера спектакльләреннән, шулай ук Ф.И.Шаляпин репертуарыннан алынган операларны да кертеп төзелә. Спектакльләрдәге төп партияләргә Россиянең әйдәп баручы башкаручылары, дөнья күләмендә танылган опера сәхнәсе йолдызлары, мәшһүр опера труппалары, иҗат коллективлары һәм соло концертлар куючы опера җырчылары чакырыла.

Төрле елларда фестивальләрдә И.Архипова, Б.Минжилкиев, Д.Хворостовский, А.Ведерников, М.Биешу, И.Богачёва, Л.Казарновская, А.Кочерга, О.Бородина, С.Лейферкус, П.Бурчуладзе, О.Гурякова, Х.Герзмава, Н.Путилин, М.Казаков, В.Мороз, А.Агади, Р.Папе, А.Крутько, А.Шаһиморатова; дирижёрлар В.Гергиев, Р.Салаватов, М.Боэми, М.Крейчи, А.Москаленко; режиссёр-куючылар Г.Ковтун, М.Панджавидзе, А.Степанюк һ.б. катнаша. Фестивальдә катнашу өчен өметле яшь опера җырчылары да җәлеп ителә.

В.А.Моцартның «Тылсымлы флейта» операсыннан күренеш

Ф.И.Шаляпин исемендәге опера фестивале

Традиция буенча һәр фестиваль гала-концерт белән тәмамлана.

2022 елда Ф.Шаляпин исемендәге 40 нчы Халыкара опера фестивале Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Юрий Александров, дирижер Ренат Салаватов сәхнәләштергән Пуччининың «Тоска» операсы белән ачыла.

Дж. Пуччининың «Мадам Баттерфляй» операсыннан күренеш

Ф.И.Шаляпин исемендәге опера фестивале