Биографиясе

1974 елның 11 июлендә Казан шәһәрендә туа.

Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе, техник фәннәр докторы, профессор Р.З.Рәхимовның кызы һәм шәкерте.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясенең төзелеш-технология факультетын "Төзелеш материаллары, эшләнмәләре һәм конструкцияләре җитештерү" белгечлеге буенча тәмамлый (1996), аннары Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясе аспирантурасын (2000), Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты докторантурасын (2010) тәмамлый.

2000 елдан "Сыйфат" үзәк төзелеш лабораториясендә инженер, 2001 елның апрель-сентябрь айларында Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында I категорияле белгеч; 2001–2017 елларда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының Төзелеш технологияләре һәм инженер-экология системалары институтында "Төзелеш материаллары" кафедрасында: өлкән укытучы (2001 елдан), доцент (2005 елдан), профессор (2012–2017 еллар, 2019 елдан); 2017–2019 елларда Тонг Дук Танг университетының (Вьетнам) төзелеш факультетында минераль беркеткеч системаларда минераль өстәмәләрнең нәтиҗәлелеген арттыру юнәлеше буенча фәнни хезмәткәр һәм лектор.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре минераль өстәмәләр белән табигый һәм техноген булган композицион активлаштырылган селтеләр белән беркеткечләрнең, алар нигезендә эремәләр һәм бетоннарның чимал базасын киңәйтүнең, структурасы һәм үзлекләре белән идарә итүнең теоретик һәм эксперименталь нигезләре (2000–2010); гомуми төзелеш билгеләнешендәге бетоннар һәм радиоактив калдыкларны иммобилизацияләү өчен техноген чимал нигезендә композицион клинкерсыз гидравлик беркеткечләр (2010–2020); гибрид һәм клинкерсыз цементлар һәм алар нигезендә төрле билгеләнештәге материаллар, минераль беркеткечләр өчен актив минераль өстәмәләрнең яңа төрләрен эшләү һәм өйрәнү (2010 елдан) мәсьәләләренә карый.

Эшләре арасында 1200 кадәр маркалы гади һәм бик чыдам, нормаль, тиз һәм аеруча тиз катыра торган композицион шлаклы-селтеле беркетүче эремәләр һәм алар нигезендә 900 кадәр маркалы эремәләр һәм ныклыгы буенча В80 кадәр, салкынга чыдамлыгы буенча F800 кадәр һәм су үткәрмәүчәнлеге буенча W25 кадәр класслы бетоннар; кремнеземлы һәм алюмосиликатлы минераль өстәмәләр белән композицион шлаклы-селтеле беркеткечләр куллануга һәм җитештерүгә норматив документлар һәм технологик схемалар; Татарстан Республикасының карбонатлы-балчыклы чималы нигезендә селтеләр белән активлаштырылган цементлар; Татарстан Республикасының монтмориллонит балчыклары нигезендә актив минераль өстәмәләр алу технологиясе; сыек радиоактив калдыкларны иммобилизацияләү өчен селтеләр белән активлаштырылган цементлар һәм ион алмаштыручы сумалалар составлары бар.

Фәнни тикшеренүләренең төп идеяләре һәм фикерләре 250 фәнни һәм методик хезмәттә, шул исәптән 5 монографиядә, 2 уку ярдәмлегендә басыла.

Уйлап табуга 8 патент автордашы.

Кандидатлык диссертациясе: “Разработка составов полиминеральных фасадных покрытий и исследование их долговечности» (2000).

Докторлык диссертациясе: “Шлакощелочные вяжущие и бетоны с силикатными и алюмосиликатными минеральными добавками» (2010).

Хезмәтләре

Cementitiousmaterialsfornuclearwasteimmobilisation. Wiley, 2015, 248 р. (автордаш)

Свойства цементного камня с добавками глинита // Строительные материалы. 2015. №5. С.24–26. (автордаш)

История композиционных минеральных вяжущих веществ: учебное пособие для ВУЗов. СПб., 2023. 268 с. (автордаш)

One-part alkali-activated materials derived from natural and designed blends of clay and calcium carbonate sources // Journal of Materials in Civil Engineering. 2023, V.36, No.2 (автордаш)

Montmorillonite clays in Portland clinker-reduced, non-clinker cements, andcement composites: A review // Construction and Building Materials, 2024, Vol. 411, No. 134678.

XVI Международный конгресс по химии цемента «Дальнейшая декарбонизация и циркуляционное производство в производстве цемента и бетона» // Строительные материалы. 2024. №1–2. С.95–99. (автордаш)