- РУС
- ТАТ
Шәрифуллин Мөхәммәтгали Сәфәргали Гариф улы. Тарихчы, тарих фәннәре докторы (1963), профессор (1964)
1906 елның 2 гыйнвары, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Мөэмин-Каратай авылы – 1970 елның 31 декабре, Саранск шәһәре.
Мәскәү университеты профессоры С.В.Бахрушин шәкерте.
Башлангыч белемне Бөгелмә өязенең Зәй-Каратай авылы мәдрәсәсендә алган дип фаразлана. Мәдрәсәдә җәдитчеләр – бертуган Туйкиннар укыта.
1921–1922 еллардагы ачлык вакытында әтисенең бертуганы аны Төркестанга алып китә, анда М.Г.Сәфәргалиев Шәрифуллин фамилиясен Сәфәргалиевкә алмаштыра.
1920 елларның икенче яртысында Төрки-татар мәгариф институтында (Ташкент) укый.
1932 елда Урта Азия университетының шәрык факультетын тәмамлаганнан соң, шунда ук, СССР тарихы кафедрасында эшли (1935 елга кадәр).
1939 елдан Саранск педагогика институтының СССР тарихы кафедрасы мөдире, 1941 елдан тарих факультеты деканы.
М.Г.Сәфәргалиевнең беренче басылган хезмәтләреннән берсе – «История Татарии в документах и материалах» (1937) җыентыгына рецензиясе Мәскәүдә чыга торган «Историк-марксист» журналында (1938, №3) дөнья күрә.
М.Г.Сәфәргалиевнең беренче зур фәнни хезмәте – XVI йөз Нугай Урдасы тарихы буенча тикшеренүе. М.Г.Сәфәргалиевнең «Распад Золотой Орды» (Саранск, 1960) дип аталган төп фәнни хезмәтендә XIII–XIV йөзләрдә Алтын Урданың оешу, күтәрелү, үсеш этаплары, аерым ханлыкларга таркалу тарихы яктыртыла. Галим фикеренчә, Алтын Урданың көчсезләнүенең төп сәбәпләреннән берсе – дәүләтнең икътисади нигезе, ягъни Дәште Кыпчак аша узган халыкара сәүдә мөнәсәбәтләренең җимерелүе.
М.Г.Сәфәргалиев Алтын Урданың Казан татарлары килеп чыгышына һәм аларның дәүләтчелеге формалашуына тәэсире турындагы мәсьәләне дә күтәрә, Казан ханлыгын Алтын Урданың варисы дип саный. Галим Алтын Урда ханнары идарә иткән елларның хронологиясен һәм аларның шәҗәрәсен ачыклауга зур өлеш кертә.
Хезмәтләренең бер өлеше мордва татарлары һәм мордва-татар мөнәсәбәтләре тарихына багышлана. М.Г.Сәфәргалиев мордва җирләренең Россиягә кушылуына Мәскәү һәм Казанның озак вакыт бер-берсенә каршы торуы йогынты ясаган дип исәпли, ул бу каршылыкны Рус дәүләте һәм Алтын Урданың үзара тәэсир итешүләре кысаларында карый.
М.Г.Сәфәргалиев – Мордва Республикасында тарих фәненә нигез салучыларның берсе, аның шәкертләре арасында Н.Ф.Мокшин, Н.М.Арсентьев, В.А.Юрченков һ.б. бар.
«Почет билгесе» ордены, медаль белән бүләкләнә. 1990 еллар уртасыннан Саранск шәһәрендә даими рәвештә Сәфәргалиев укулары уздырыла.
Ногайская Орда во второй половине XVI в. // Сб. науч. работ Морд. пед. института. Саранск, 194.
Заметки об Астраханском ханстве // Сб. статей преподавателей Морд. пед. института. Саранск, 1951.
Заметки о буртасах // Зап. Морд. НИИ языка, лит-ры, истории и экономики. 1951. Вып. 13.
Один из спорных вопросов истории Татарии // Вопр. истории. 1951. № 7.
Народы Поволжья и Приуралья в XIV–XV вв. // Очерки истории СССР: Период феодализма IX–XV вв. В 2 ч. М., 1953.
К истории татарского населения МАССР // Тр. Морд. НИИ языка, лит-ры, истории и экономики. 1963. Вып. 24.
Мордовско-татарские отношения // Этногенез мордовского народа. Саранск, 1965.
Набиев Р.Ф. Магомед Гарифович Сафаргалиев как историк Золотой Орды // Материалы 6 Сафаргалиевских науч. чтений. Саранск, 2000.
Набиев Р.Ф. М.Г.Сафаргалиев: неизвестные страницы биографии // Гасырлар авазы – Эхо веков. 2000. № 1/2.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.