Биографиясе

1924 елның 4 марты, Чернигов өлкәсенең Новгород-Северский шәһәре – 1986 елның 9 октябре, Казан шәһәре.

1949 елда Казан авиация институтының самолетлар төзү факультетын тәмамлаганнан соң, Новосибирск һәм Казандагы авиация предприятиеләрендә махсус кулланылучы техника төзү өстендә эшли.

1963 елдан Казан төзүче-инженерлар институтында, 1976–1986 елларда төзелеш механикасы кафедрасы мөдире. Бер үк вакытта 1983 елларда институтта СССР Авиация сәнәгате министрлыгының вертолет конструкцияләрен автоматлаштыруның хисаплау тармак фәнни-тикшеренү лабораториясен оештыра һәм җитәкли.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре очкыч аппаратларның аэросыгылмалылыгына, катлаулы фәзаи корылмаларның төзелеш механикасына, динамикасына һәм ныклыгына карый.

Бурман фюзеляж тибындагы юка стеналы авиация конструкцияләрен хисаплау ысулларын автоматлаштыру; очкыч аппаратларда флаттер күренеше һәм аны булдырмау ысулларын өйрәнү белән шөгыльләнә. Катлаулы төзелешле очкыч аппаратларның ныклыгын һәм вибрациясен хисаплау өчен санча ысуллар, алгоритмнар, программалар эшли.

Хезмәтләре

Расчет тонкостенных подкрепленных оболочек методом конечных элементов с применением ЭЦВМ. Казань, 1973 (автордаш).

Суперэлементный расчет подкрепленных оболочек. М., 1982 (автордаш).

Программное обеспечение матричных алгоритмов и метода конечных элементов в инженерных расчетах. М., 1988 (автордаш).