- РУС
- ТАТ
Татарстанның Әлмәт районындагы авыл. Әлмәт шәһәреннән 31 км көньяк-көнчыгыштарак, Ямаш елгасының (Бөгелмә Зәе елгасының уң кушылдыгы) югары агымы буенда урнашкан
Авылга 1920 елларда Бишмунча авылы кешеләре нигез сала.
Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Бөгелмә кантоны Карабаш волостена керә. 1924 елдан ТАССРның Бөгелмә кантоны Әлки волосте составында. 1930 елның 10 августыннан Әлмәт районында.
Хәзер Бишмунча авыл җирлеге составына керә.
1930 елларда авылда Куйбышев исемендәге колхоз оештырыла. 1950 елда Киров исемендәге колхоз составына керә (үзәк − Акчишмә авылында), 1951 елда ул “Кызыл йолдыз” колхозы (Бишмунча авылы) белән Ленин исемендәге колхозга берләшә.
1962 елда Ленин исемендәге колхоз “Зәй” колхозы (Яңа Нәдер авылы) белән кушыла.
Халкы күбесенчә кырчылык белән шөгыльләнә.
1938 елда – 181,
1949 елда – 185,
1958 елда – 150,
1970 елда – 139,
1979 елда – 101,
1989 елда – 26,
2002 елда – 13,
2010 елда – 6,
2015 елда – 2 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.