Биографиясе

1922 елның 6 феврале, Арча кантоны Иске Мәңгәр авылы — 2004 елның 16 феврале, Казан.

Казан медицина институтын тәмамлагач (1950), шунда ук тире авырулары һәм венерик авырулар кафедрасында эшли.

1954–1957 елларда Республика клиник хастаханәсенең тире-венерология диспансерында баш табиб урынбасары.

1961 елдан Казан медицина институтының дерматовенерология кафедрасы мөдире, профессор (1983), 1990 елдан — профессор-консультант.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре тире авырулары патогенезында микроблы аллергия һәм аутоаллергия мәсьәләләренә карый.

Нуриев стрептококка һәм стафилококка аллергиясе булган хроник дерматозлы авырулар өчен үзенчәлекле гипосенсибилизация терапиясе ысулын эшләп тәкъдим итә.

Татарстан дерматовенерологлары фәнни җәмгыяте рәисе (1989 елдан).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Роль аллергических и аутоаллергических факторов в патогенезе микробной экземы // Вестн. дерматологии и венерологии. 1971. № 11;

Случай гипертрофического твёрдого шанкра // Вестн. дерматологии и венерологии. 1980. № 9;

Специфическая гиперсенсибилизирующая терапия больных дерматозами растворимыми бактериальными аллергенами // Вестн. дерматологии и венерологии. 1987. № 7.

Әдәбият

Павлухин Я.Г. История медицины Татарстана в лицах. К., 1997;

Профессор Габдул Гадельшевич Нуреев // Казан. медицина журн. 2002. № 1.

Автор — В.Ф.Богоявленский