Биографиясе

1926 елның 18 декабрендә Арча кантоны Семиозёрка авылында туган.

1962 елда Мәскәү машиналар төзү институтын тәмамлый. 1950–1965 елларда Казан предприятиеләрендә эшли.

1965 елдан Казан авыл хуҗалыгы институтында: укыту үзәге башлыгы (1965–1967), проректор (1967–1980), хезмәтне саклау һәм производствога өйрәтү кафедрасы мөдире (1980–1985), тракторлар һәм автомобильләр кафедрасы профессоры (1985 елдан).

Хезмәтләре ягулык-энергетика ресурсларына һәм автомобиль, тимер юл, елга транспорты эше белән бәйле экология мәсьәләләренә карый.

Н.П.Самойлов двигательләрнең агулы зыянын киметү максатында бензин двигательләрендә янучан катнашма ясалу системаларын, сыек һәм ялкынлы нейтральләштергечләр эшли; катнашма янганда ялкын таралу тизлеген билгеләүнең математик моделен тәкъдим итә.

Уйлап табуга 7 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә. РФнең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре.

Хезмәтләре

Автомобиль повышенной проходимости ВАЗ-2121 «Нива». Казань, 1995.

Бензиновые двигатели с подачей в цилиндры дополнительного воздуха. Казань, 1995 (автордаш).

Токсичность автотракторных двигателей и способы её снижения. Казань, 1997 (автордаш).