Аз күләмдә кулланылалар. Микроашламаларны борлы (бор кислотасы, борлы концентрат, борлы суперфосфат, бор ферритлары, бор хелатлары, кайбер вак төелгән борлы рудалар һ.б.), бакырлы (бакыр купоросы, бакыр ферритлары, бакыр хелатлары, пиритлы огарок һәм бакырның башка тозлары), марганецлы (әче күкертле марганец сульфаты һ.б.), молибденлы (молибденлы-әче аммоний, натрий аммоний молибдаты һ.б.) кобальтлы, цинклы (әче күкертле цинк һ.б.), күкертле (гипс һ.б.) төрләргә, шулай ук составында 2 һәм күбрәк микроэлемент булган полимикроашламаларга аералар. Авыл хуҗалыгы культураларының микроашламаларга ихтыяҗы үсемлекләрнең биол. үзенчәлекләренә һәм туфракта микроэлементлар булуга карап билгеләнә. 

Кәсле-көлсу туфракта микроэлементлар күпчелек иллювиаль горизонтта, кара туфракта — черемәдә, соры урман туфрагында арадаш урында туплана. Микроэлементларның концентрация дәрәҗәсе туфракның черемә катламында туфрак барлыкка китерүче токымнар, үсемлекләр, механик составы үзенчәлекләренә, черемә булуга һәм хуҗалыкның туфрактан ничек файдалануына бәйле. Карбонатлы туфракларда молибден һәм борның артыклыгы күренә, ул балчыксыл кисәкчәләр һәм хәрәкәтчән цинк булуга бәйле. Авыр механик составлы туфраклар бор, кобальт, бакыр белән яхшырак тәэмин ителгән. Җиңел механик составлы туфракларда молибден, цинк, күкерт, бакыр азрак. Торфлы туфраклар бакырга бигрәк тә ярлы.

Борлы микроашламалар куллану үсемлекләрне тышкы мохитнең уңайсыз шартларына тотрыклырак итә. Молибден әһәмиятле ферментларны, аерым алганда, нитратредуктазларны (2,3 тапкыр) активлаштыра, үсемлекләрнең молекуляр азот туплау процессында мөһим роль уйный, үсемлек яфракларында хлорофилл һәм аскорбин кислотасын арттыра, үсеш процессларын һәм пигментлар туплануны көчәйтә. Кәсле-көлсу туфракларда аны куллану туфрактагы азотның минеральләшүе артуга һәм үсемлекләрнең «экстра-азотны» яхшы үзләштерүенә китерә: азот белән туклану яхшыра, бу көчле фотосинтез аппараты формалашуын, тамыр системасының сеңдерү-йоту сәләте артуын тәэмин итә. Марганец шактый дәрәҗәдә оксидлаштыру-кайтару ферментларының активлыгын билгели, ДНК һәм РНК, органик кислоталар, витаминнар синтезына, фосфор, күкерт, азот һәм ауксиннар алмашына тәэсир итә, туклыклы матдәләр һәм ионнарны сеңдерүгә булыша, углекислый газның (CO2) йотылу һәм кояш радиациясен файдалануның нәтиҗәлелеген көчәйтә, вегетациянең 1 нче яртысында фотосинтезның продуктлылыгын арттыра, 2 нче яртысында үсешне акрынайта. Бакыр чагыштырмача кыска вегетация чорында тамыр системасының сеңдерү сәләтенә, CO2 ассимиляциясенә, кояш радиациясен файдалануга, пигментлар активлыгына, азот һәм ауксин алмашына, фотосинтезның интенсивлыгына уңай тәэсир итә. Күкерт сулау, фотосинтез, азот һәм углевод алмашы, ферментлар, витаминнар, хлорофилл, эфир, майлар һ.б. синтезы процессларында катнаша. Авыл хуҗалыгыда 100 дән артык микроашламалар һәм микроэлементлар өстәлгән минераль ашламалар куллану рөхсәт ителгән.

Микроашламаларны куллануның төп ысуллары — чәчүгә кадәр аларны орлыклар белән рәтләргә кертү (1 га га 0,5–5 кг тәэсир итүче матдә), тамырдан тыш өстәмә тукландыру (0,1–0,05 % лы микроэлементлар сыекчасын сиптерү) һәм чәчү алдыннан орлыкларны эшкәртү (чылату). Татарстанда «ЖУСС» маркалы органик (хелатлы): бакыр-бор препараты (ЖУСС-1) һәм бакыр-молибденлы (ЖУСС-2) микроашламалар кулланыла, аларны «ТОРС» фирмасы җитештерә. Беренчесе бөртекле культураларның орлыкларын, орлыклык бәрәңгене эшкәртү өчен (1 т га 2–3 л), икенчесе — бөртекле-кузаклы культураларның орлыкларын (1 т га 3 л) һәм бәрәңге чәчүлекләрен (1 га га 1 л) эшкәртү өчен кулланыла.

Микроашламалардан файдалану икътисади яктан нәтиҗәле, аз чыгымнар белән уңыш 15–25% ка арта. Табышлылык дәрәҗәсе микроашламаларның нәорганик формаларын кулланганда — уртача 25–87%, органик формаларын кулланганда 57–156% тәшкил итә, үсемлекләрнең авыруларга чыдамлыгы арта, агроценозга каршы пестицидлар куллану кими.

Әдәбият          

Гайсин И.А. Микро-, макроудобрения в интенсивном земледелии. К., 1989.

Авторлар — И.Н.Афанасьев, М.М.Ильясов, Р.И.Сафин