Эчтәлек

Император Александр I нең 1805 елның 7 июнендә Дәүләт казначеена биргән Фәрманы нигезендә оеша. Аны тоту өчен елына 900 сум акча бирелә. Анда басылган беренче басмалар — иеромонах Августинның «Митрополит Амвросийга, аның исем бәйрәменә тирән тәэсирле, ихлас, эчкерсез хисләр бүләге» («Жертва живейшего, нелестного, сердечного чувствования Амвросию, митрополиту в день тезоименитство приносимая», 1805), Д.Н.Зиновьевның «Французлар белән сугыш форсатыннан чаң сугу» («Набат по случаю войны с французами», 1807), әсәрләре, шулай ук аз күләмле табаклы басма продукция: «Казан университеты ачылышы тантанасына чакыру кәгазе» («Листок пригласительный на торжество открытия Казанского университета», 1805) һ.б. 1807 елда басмаханә әдәбиятчы Д.Н.Зиновьев акчасына эшли.

1815 елда янгын вакытында басмаханә янган булса кирәк, чөнки аның эшчәнлеге күпмедер вакытка тукталып тора. Алга таба анда Казан губерна идарәсенә бирелгән император фәрманнары (1818, 1831); «Казанские губернские ведомости» газетасы (1838 елдан); төрле җәмгыятьләрнең һәм оешмаларның уставлары, хисапнамәләре; Н.А.Иванов, И.Н.Березин, А.П.Щапов. Л.Ф.Камбек, Е.Г.Осокин, А.И.Вицин кебек профессорларның хезмәтләре; «Ваба дип аталган авыруны дәвалау буенча киңәшләр» («Наставление о лечении болезни, называемой холера», 1829), «Терлек үләтен туктату чараларына кагылышлы кагыйдәләр» («Правила о мерах к пресечению скотских падежей», 1852) һ.б. рәсми документлар басыла.

1840 еллардан басмаханә сыйфатлы җиһазларга ия була. Моны, аерым алганда, «Казан губерна идарәсе басмаханәсенең шрифтлар, каймалар һәм политипажлар үрнәкләре» («Образцы шрифтов, бордюров и политипажей типографии Казанского губернского правления», 1848) дә раслый. Полиграфик яктан матур эшләнгән басмалар да шушы вакытка карый, мәсәлән, И.С.Черновның 1840 һәм 1841 елларга «Казан шәһәре күрсәткече» («Указатель города Казани», шагыйрә А.А.Фуксның әсәрләре, «Родионованың Казандагы затлы нәсел кыз балалар институты уставы» («Устав… Казанского Родионовского института благородных девиц», 1838) һ.б.

1860 елларда басмаханәдә, нигездә, губерна идарәсенең рәсми басмалары гына басыла, шәхси заказлар булмый диярлек. Яңа шрифтлар җитешмәү һәм үзләре ясаган буяуның начар булуы нәтиҗәсендә эшнең сыйфаты кими. 1886 елга басмаханәнең матди-техник базасы яңартыла: 200 гә якын шрифты (1 мең поттан күбрәк), 4 басмаханә һәм 1 ташбасма машинасы, 8 кул станогы була. Эшчеләр саны 64 кә җитә. Анда, «Казанские губернские ведомости» газетасыннан тыш, «Волжский вестник», «Казанский биржевой листок» газеталары басыла, ул шулай ук дәүләт оешмалары, вазифаи затлар, земство, хастаханә, даруханә, фабрика, завод, контора, шәхси кешеләрнең заказларын үти.

Әдәбият

Гаврилов И. Сведения о казанских типографиях, литографиях и словолитнях // Казанское книжное дело. Казань, 1866. Выпуск 1.

Лихачёв Н.П. Книгопечатание в Казани за первое пятидесятилетие существования в этом городе типографий. Санкт-Петербург, 1895.

Лихачёв Н.П. Манифесты, указы и другие правительственные распоряжения. Санкт-Петербург, 1895.

Дульский П. Книга и ее художественная внешность. Казань, 1921.

Курбангалеева Г.С. Книгоиздательское дело в Татарии. Казань, 1977.

Мифтахов З.З. Развитие полиграфической базы в Татарии // Здравствуй, книга! Казань, 1989.

Автор – И.А.Новицкая