Географик урыны

Мари Республикасы, Татарстанның Арча һәм Биектау районнары белән чиктәш.

Әтнә районы җиреннән Казан–Олы Әтнә һәм Олы Әтнә–Арча автомобиль юллары уза.

Олы Әтнә авылы

Гомуми мәгълүмат

Оешу вакыты – 1930 елның 10 августы

Район үзәге – Олы Әтнә авылы

Мәйданы – 681,4 кв.км

2017 елга халык саны – 13 148 кеше

Милли состав:

татарлар – 98,7%

Торак пунктлар саны – 47

Тарихы

1920 елга кадәр территориясе Казан губернасының Казан һәм Краснококшай (1919 елга кадәр – Царёвококшай) өязләренә, 1920–1930 елларда ТАССРның Арча кантонына керә.

Район Тукай районы буларак оештырыла. Оешкан вакытында районга 58 авыл советы, 61 402 кеше (татарлар – 60 333, руслар – 1 069) яшәгән 81 торак пункт керә.

Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә. 1935 елның 10 февралендә территориясе Тукай (1938 елның 25 мартыннан – Әтнә) һәм Кызыл Юл (үзәге – Яңа Кенәр авылы) районнарына бүленә. 1940 елда Әтнә районының мәйданы – 676 кв. км, халкы – 36,7 мең кеше, 28 авыл советы, 54 торак пункт була.

1959 елның 12 октябрендә Әтнә районы Тукай (1956 елның 18 июленә кадәр – Кызыл Юл) районы белән кушыла (район үзәге – Олы Әтнә авылы).

ТАССРда административ берәмлекләрне эреләндерү сәбәпле, 1963 елның 1 февралендә Тукай районы таркатыла, биләмәсе Арча районына бирелә.

1990 елның 25 октябреннән Әтнә районы – яңадан мөстәкыйль административ берәмлек.

2015 елга мәйданы – 681,4 кв. км.

Халкы –13 287 мең кеше (2002 елгы халык исәбен алу буенча, татарлар – 98,7%). Халыкның уртача урнашу тыгызлыгы – 1 кв. км га 19,5 кеше.

Әтнә районы администрациясе бинасы

Административ-территориаль бүленеш

Район составына 47 торак пункт, берләштерелгән 12 авыл җирлеге керә:

Олы Әтнә авылы. Гомуми күренеш

Геологик төзелеше

Район территориясе Көнчыгыш-Европа платформасындагы Идел-Урал антиклизасының үзәк өлешендә урнашкан һәм Төньяк-Татар гөмбәзенең үзәк өлешенә туры килә.

Тектоник төзелешендә ике структур кат аерыла: түбәнге – кристаллик нигез һәм югары – утырма тышлык. Җир өслеге Пермь һәм дүртенчел системалар утырмаларыннан тора.

Елга үзәннәре сөзәклекләренең урта һәм югары өлешләре чуар төсле балчыктан, алеврит, комташ катламнары, конгломератлар һәм Уржум ярусы брекчияләреннән тора.

Казансуның уң кушылдыклары һәм Илләт елгасының сул кушылдыклары үзәннәре сөзәклегенең түбәнге өлешендә соры һәм ачык соры известьташ һәм Казан ярусы доломитлары таралган. Төп утырмалар бөтен җирдә төрле гранулометрик составлы аллювиаль, делювиаль утырмалар белән капланган.

Файдалы казылмалар

Район территориясендә известьташ, доломит, төзелеш өчен ком, кирпеч балчыгы, торф чыганаклары табылган.

Рельеф

Рельефы – калкулы тигезлек (биеклеге – 160–180 м).

Иң зур биеклеге Илләт елгасы субүләрендә (224 м), иң кечкенәсе районның көнбатыш чигендә Ашыт елгасы тугаенда (92 м).

Ашыт елгасы район территориясенең төньяк-көнчыгышыннан көньяк-көнбатышына таба аркылы ага. Төньяк уңъяк яр буе аерым ташлар тезмәсенә бүленгән һәм рельефы 70 м кадәр калкулыклар белән бүлгәләнгән. Көньяк сул яр буенда Ашыт – Казансу елгаларының (иң зур биеклеге 190 м га кадәр) төньяк сөзәк һәм текәрәк көньяк тау битләре урнашкан.

Район территориясендә линияле эрозия процесслары актив күзәтелә. Ерым челтәренең уртача тыгызлыгы 0,3 км/кв.км, сыза челтәренең 1 км/кв.км һәм күбрәккә җитә, аеруча Симет елгасының уңьяк ярында.

Яссылык эрозиясе көчле, бу өстәге туфракның юылуына китерә.

Шора елгасы

Су ресурслары

Гидрографик челтәр Ашыт елгасы һәм аның кушылдыкларыннан тора.

Ашыт (озынлыгы 83 км, район чикләрендә 50 км) Арча районында башлана, Мари Республикасындагы Илләт елгасына коя. Иң зур уң кушылдыклары – Үртәм (озынлыгы 16 км), Шашы (15 км), Оры (13 км).

Елга челтәренең тыгызлыгы бу елгалар бассейнында 0,26–0,42 км/кв.км. Ашытның сул кушылдыклары төньяк юнәлештә ага, нигездә Симет (озынлыгы 23 км, елга челтәренең тыгызлыгы 0,3 км/кв.км) елгасыннан башкалары аз сулылар.

Районның көньяк өлешендә Казансу һәм Кызылсу (озынлыгы 26 км) һәм Шәмәк елгалары (28 км) башлана, аларның түбәнге агымнары районнан читтә.

Климат

Климат уртача-континенталь: чагыштырмача дымлы һәм салкынча җәй, уртача салкын һәм карлы кыш. Уртача еллык һава температурасы +3,5 °С, гыйнвар –12,4°С, июль +19,5 °С, абсолют минимум –48°С, абсолют максимум +38°С.

Салкын булмаган вакыт озынлыгы уртача 132 көн.

Еллык атмосфера явым-төшемнәре 520 мм, җылы чорда 350 мм тәшкил итә.

Тотрыклы кар катламы 16 ноябрьдән барлыкка килә, 11 апрельдән бетә. Кар катламының уртача биеклеге – 40 см.

Җил юнәлеше: ел әйләнешендә – көньяк-көнбатыш (20,1%) һәм көнбатыш (15,9%), кышын – көньяк-көнбатыш (22,8%) һәм көньяк (19,6%), җәен – төньяк (16,8%) һәм төньяк-көнчыгыш (13,8%).

Туфрак

Туфрак капламында күбесенчә тайга-урман зоналары өчен гадәти булган кәсле-уртача көлсу һәм аксыл-соры урман туфраклар өстенлек итә.

Кәсле-көлсу туфрак районның төньягында, Ашыт елгасының сул яр буенда, зур булмаган участоклар белән барлык территория буйлап очрый. Аксыл-соры урман туфраклар бөтен җирдә таралган һәм район мәйданының якынча 70%ын били.

Җирнең күп өлеше су эрозиясенә дучар ителгән, җиңелчә юыла торганнар категориясенә керә. Туфрак черемәнең, үсемлекләр өчен туклану элементларының аз булуы, тирәлекнең әче реакциясе белән характерлана.

Урман ресурслары

Урманнар зур булмаган мәйданны били, утрауга охшаган.

Районның гомуми урманлылыгы 3,9% тәшкил итә.

Күбесенчә каен һәм усак катнашкан имән һәм юкә урманнары үсә. Бары тик районның төньяк чигендә Илләт елгасының уң кушылдыклары бассейнында чыршы һәм киң яфраклы агачлы урманнар сакланган.

Флора

Болын үсемлекләре елга тугайларында, ерымнар һәм сызаларда очрый, солычалар, төрле дала үләннәре, солыча-йончалар семьялыгыннан үсемлекләр үсә.

Үсемлекләрнең сирәк төрләре арасында кындырак, язгы утчәчәк, чукмарсыман күкерт үләне, ак төнбоек һәм соры чина очрый.

Фауна

Районның хайваннар дөньясында поши, кабан дуңгызы, төлке, бурсык, ак куян, Америка чәшкесе, көзәннәр, ондатра бар.

Кошларның 200 төре яши, шул исәптә Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгәннәр (ысылдык аккош, зур күлбога, болын карчыгасы, зур шөлди, кулик-саескан, сазлык ябалагы).

Кече сулыкларда һәм су баса торган болыннарда язгы күчеш вакытында күп кенә күчмә кошлар (казлар, үрдәкләр, соры торналар) туктыйлар.

Ашыт елгасы тугаенда күбәләкләрнең 14 төре билгеле, шуларның берсе (адмирал) ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Сулыкларда кара балык, налим, бәртәс, чуртан балыклары очрый.

«Ашыт» табигать заказнигы

Саклана торган территорияләр

Район территориясендә 1997 елда оештырылган 2,7 мең га мәйданлы (барлык территориянең 4%ы) комплекслы “Ашыт” табигать тыюлыгы бар. Ашыт елгасының югары агымындагы үзәнлекне били.

Югары уңъяк төп яр буе 50 м һәм аннан да югарырак күтәрелә, тау битендә яфраклы урман үсә. Болын һәм болын-куаклык үсемлекләре белән капланган тугай террасасы яхшы формалашкан. Сөзәклекләр башланган урыннан күп чишмәләр чыга.

Икътисад

Район икътисады авыл хуҗалыгы юнәлешендә. Ит-сөт терлекчелеге һәм сарык асрау үсеш алган.

Авыл хуҗалыгының файдаланыла торган җирләре 53,6 мең га, шул исәптән сөрүлек җирләр – 46,9 мең га (2016 ел).

Сабан бодае, уҗым арышы, арпа, солы, борчак, карабодай, рапс, көнбагыш игелә, бәрәңге үстерелә.

2016 елда районда 10 авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли (2001 елда – 17 авыл хуҗалыгы предприятиесе, шул исәптән совхоз, авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 15 күмәк предприятие).

Иң зур предприятиеләр: “Тукай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, “Ленин исемендәге нәселле терлек заводы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, “Таң” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, “Шахтёр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. 10 крәстиян-фермер хуҗалыгы эшли.

Авыл хуҗалыгына хезмәт күрсәтүче предприятиеләр: “Әтнәагрохим” ачык акционерлык җәмгыяте, икмәк пешерү комбинаты, “Мирас” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Сәнәгать предприятиеләре район үзәгендә урнашкан.

Г.Тукай исемендәге Авыл хуҗалыгы техникумы

Мәгариф

Районның мәгариф өлкәсен 5 урта, 7 тулы булмаган урта, башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләренең 8 филиалы, башлангыч мәктәп – балалар бакчасы, 12 балалар бакчасы (2016 елга) тәшкил итә.

Укыту һәм тәрбия эшләре барлык мәгариф учреждениеләрендә татар телендә алып барыла.

Өстәмә белем бирү учреждениеләренә – Мәктәптән тыш эшләр үзәге, Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Балалар сәнгать мәктәбе керә.

Урта һөнәри белем бирү учреждениесе – Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы (1966 елдан; якынча 600 кеше укый) эшли.

«Сөмбел» фольклор ансамбле

Мәдәният

Мәдәният өлкәсендә хәзерге вакытта район Мәдәният йорты, Мәдәни-спорт үзәге, 13 авыл мәдәният йортлары, 21 клуб, үзәк район китапханәсе, район балалар китапханәсе, 20 киң катлау укучылар өчен китапханә, Әтнә төбәк тарихы музее, Ш.Мәрҗани музее һәм С.Хәким музее, Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бар.

Районда бик күп төрле үзешчән халык иҗаты оешмалары эшли, шуларның икесенә “халык” исеме бирелгән, алар төрле дәрәҗәдәге фестиваль һәм конкурс призёрлары, дипломантлары, лауреатлары:

  • район Мәдәният йорты каршындагы Олы Мәңгәр халык театры,
  • “Сөмбел” фольклор ансамбле,
  • шулай ук Яңа Шашы мәдәният йорты каршындагы “Сүнмәс йолдызлар” фольклор ансамбле.

Районда 39 мәчет бар (Олы Әтнә авылында – “Әхәт” мәчете; 1997 елдан).

Татар телендә “Әтнә таңы” район газетасы нәшер ителә (1930 елдан чыга; беренче исемнәре – “Ударник колхоза” – “Колхоз ударнигы”, 1935 елдан – “Социализм юлы”, аннары “Кызыл юл”, 1963 елдан – “Коммунизмга”, 1991 елдан – хәзерге исемдә).

Район территориясендә якынча 20 археология истәлеге ачыкланган.

Әйшияз авылы әйләнә-тирәсендә борынгы Кала-тау шәһәрлеге калдыклары (Әйшияз шәһәрлеге, җирле исеме – Хан каберлеге); Комыргуҗа, Кече Әтнә, Түбән Бәрәскә, Иске Мәңгәр, Иске Өҗем авыл зиратларында XVI йөзгә караган кабер ташлары сакланган; Төрекләр авылы янында Төрекләр авыллыгы (шулай ук “Изгеләр ягы” буларак билгеле).

Кала Тау шәһәрлеге. Хан зираты

Сәламәтлек саклау

Районных сәламәтлек саклау системасында Үзәк район больницасы һәм 27 фельдшер-акушерлык пункты бар.

«Ашыт» мәдәният һәм спорт үзәге

Спорт тормышы

Әтнә районының спорт инфраструктурасы 69 спорт корылмасын үз эченә ала, шуларның иң зурысы – “Ашыт” мәдәни-спорт комплексы.

Районда футбол, хоккей, чаңгы узышлары, көрәш, волейбол спортның иң популяр төрләре санала. Ел саен спортның төрле төрләре буенча 49 дан артык ярыш уздырыла.

Танылган кешеләре

Әтнә районында:

  • галим, татар мәгърифәтчесе һәм дин эшлеклесе Ш.Мәрҗани;
  • Социалистик Хезмәт Геройлары Г.Х.Галиәхмәтов, К.Г.Гәрәев, Х.З.Гафаров, С.С.Заһирова;
  • фән һәм мәдәният эшлеклеләре Рәшит Рәхмәти Арат, И.В.Әүһәдиев, Ә.Һ.Бикчәнтәев, Ф.Г.Гайнанова, И.Г.Гайнетдинов, Н.К.Латыйпова, Г.Ф.Лотфи, Н.Г.Мадьяров, И.А.Мөхәммәтҗанов, И.М.Низамов, Н.З.Сабиров, А.М.Сөләйманов, М.Ш.Таһиров, Р.Р.Фазлыев, Р.Х.Фәизов, Х.Ш.Халиков, С.Ф.Шакир, Л.Г.Шакирҗанова;
  • хәрби һәм дәүләт эшлеклеләре В.А.Ачалов, Ф.А.Галиев, Р.Н.Сабиров, Ә.Ә.Сәфәров;
  • сәүдәгәрләр И.Ю.Борнаев, Н.Габделкәримов, Г.Даутов туган.