Эчтәлек

Авылга XVII йөзнең икече яртысында нигез салына. XVIII йөздә – Маменделеевка, Тазлар, XIX йөздән Иске Тазлар буларак билгеле, 1941 елның 17 февраленнән хәзерге исемдә.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук умартачылык, кирпеч сугу, мич чыгару, он тарту, курыс төшерү һәм агач кайрысыннан әйберләр ясау кәсепчелеге тарала.

Җирле халык мәгълүматлары буенча, беренче мәчет авылда Шәрәфи Сәетов акчасына төзелә.

XX йөз башында авылда мәчет (1936 елда бинасында мәктәп һәм клуб урнаша), мәктәп, су тегермәне, тимерче алачыгы, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1332,1 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Олы Мәңгәр волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1956 елның 18 июленнән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Өҗем авыл җирлеге үзәге.

1930 елларда авылда М.Вахитов исемендәге колхоз оештырыла. 1950 елда “15 лет Татарстана” колхозы (Мокшы авылы) белән берләштерелә. 1960 елда –  “Искра” колхозы (Күңгәр авылы), аннары “Ташчишмә” колхозы (Иске Өҗем авылы) составына керә. Халкы күбесенчә “Күшәр” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

2015 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Хәзер авылда клуб, китапханә бар. 1995 елда мәчет төзелә.

Халык саны

1782 елда – 190 ир заты;
1859 елда – 821,
1897 елда – 1150,
1908 елда – 1190,
1920 елда – 1052,
1926 елда – 990,
1970 елда – 633,
1979 елда – 566,
1989 елда – 454,
2002 елда – 377,
2010 елда – 366,
2015 елда – 361 кеше (татарлар).